Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Туфрак эшкәртү тирәнлеге уңдырышлылыкны хәл итә

Бүген Минзәлә район башлыгы Айдар Салахов катнашында "Органик Групп" компаниясенең "Байлар" бүлекчәсендә үткән семинарда төп игътибар туфрак эшкәртү, чәчү орлыгы материалларын әзерләү, культуралы үсемлекләрне корткычлардан саклау чараларына багышланды. Әлеге бүлекчәдә туфрак эшкәртүдә "Органик Групп" компаниясе быел кайтарган яңа туфрак эшкәртүче ике ПЧП-4,5 эшли. Туфрак эшкәртүче агрегатлар артыннан күпереп калган басуларга...

Бүген Минзәлә район башлыгы Айдар Салахов катнашында "Органик Групп" компаниясенең "Байлар" бүлекчәсендә үткән семинарда төп игътибар туфрак эшкәртү, чәчү орлыгы материалларын әзерләү, культуралы үсемлекләрне корткычлардан саклау чараларына багышланды.

Әлеге бүлекчәдә туфрак эшкәртүдә "Органик Групп" компаниясе быел кайтарган яңа туфрак эшкәртүче ике ПЧП-4,5 эшли. Туфрак эшкәртүче агрегатлар артыннан күпереп калган басуларга карап торуы ук рәхәт. Киләсе ел уңышына нигез биредә шул рәвешле салына.

-Туфрак эшкәртү буенча әлеге агрегатларга эш ике сменада оештырылганда тәүлеклек задание 80 гектар итеп куелды, - ди бүлекчә җитәкчесе Рөстәм Исламов үзләренең эш потенциалы турында. Аннары ул әлеге ПЧПнең басуны 4,5 метр иңлелектә алдырып, ягулыкны янга калдыруын , 1 гектарга 16 литр туры килүен әйтеп узды.

Район авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Нурлыгаян Нәбиев семинарда катнашкан район хуҗалыклары җитәкчеләренә, агрономнарга туфрак эшкәртү технологиясе турында тагын бер кат тәфсилләп сөйләде.

Семинарда катнашучылар әлеге бүлекчә басуында ПЧП-4,5нең туфракны ничек эшкәртүе белән таныштылар. Төрәннең туфракны нинди тирәнлектә алдыруын махсус үлчәп карадылар, туфракны ким дигәндә 25 см тирәнлектә эшкәртү төп бурыч итеп куелды.

Киләсе елны чәчеләсе борчак, рапс, кукуруз, сабан бодае басулары өчен туфракны тирәннән эшкәртүне кулланырга кирәклеге искәртелде.

Район хуҗалыкларында һәр елны басуларның 30-33 проценты тирәннән эшкәртелергә тиеш. Нинди культуралар чәчелүгә карамастан, һәр басу 3-4 ел саен тирәннән эшкәртелеп алынырга тиеш. Болай эшләгәндә туфракның аскы катламы да йомшартыла, диелде.

Семинарда шулай ук Россельхознадзорның район бүлеге начальнигы Назыйм Сахибутдинов чыгыш ясады. Ул хуҗалыкларда чәчүлек материал мәсьәләсе турында сөйләде, тиешле кондициягә китерелгән орлыкларны саклауга урнаштыру, уҗым чәчүлекләрен корткычлардан һәм авырулардан саклау чаралары зарурлыгына тукталды.

Акцент

Район хуҗалыкларында туфракны төп эшкәртүне 56360 гектарда башкарырга кирәк, бүгенге көндә әлеге эш 21090 гектарда (40 процент)башкарылган, шул исәптән 3833 гектары - тирәннән йомшартылып. Хуҗалыклар алдына җир эшкәртү буенча эшне ике сменада оештыру бурычы куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"