Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Туфракны дәвалаучы культуралар

Игенчелектә югары уңышка ирешүдә туфракның уңдырышлылыгы зур әһәмияткә ия. Шуның өчен дә бу хакта даими кайгыртучанлык күрсәтеү мөһим. Биредә туфракны дәвалаучы, шул ук вакытта ашлама ролен дә үтәүче сидераль культуралар үзенчәлекле урын алып тора. Районда быел сидерат рәвешендә файдалану өчен нинди культураларга өстенлек бирелә? Алар нинди мәйданнарны биләячәк? Мондый төр...

Игенчелектә югары уңышка ирешүдә туфракның уңдырышлылыгы зур әһәмияткә ия. Шуның өчен дә бу хакта даими кайгыртучанлык күрсәтеү мөһим. Биредә туфракны дәвалаучы, шул ук вакытта ашлама ролен дә үтәүче сидераль культуралар үзенчәлекле урын алып тора. Районда быел сидерат рәвешендә файдалану өчен нинди культураларга өстенлек бирелә? Алар нинди мәйданнарны биләячәк? Мондый төр культураларны дөрес итеп ничек файдаланырга? Сидерат рәвешендә файдалану өчен районга быел нинди яңа культура кайтарылган? Хуҗалык җитәкчеләре һәм агрономнар катнашында "Органик Групп" идарәче компаниясе хуҗалыгында үткәреләчәк чираттагы семинар-киңәшмәдә сүз шулар хакында барачак.

Бүгенге көндә район хуҗалыкларында иртә сабан культуралары чәчү ахырына якынлашып килә. Республикада чәчүне төгәлләгән районнар да бар. Болар Зәй һәм Апас районнары. Балтач, Саба, Әтнә, Кукмара районнарында да ул 90 процентка башкарылган.

-Чәчүне оптималь срокларда төгәлләү һәм сыйфатлы башкару өчен бөтен көчне куярга, шулай ук төп игътибарны чәчүлекләрне тәрбияләүгә юнәлтергә кирәк, - диелде район хакимиятендә үткән шимбә киңәшмәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"