Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Тулбай авылында Президентыбызның “Авылларда клублары төзү” программасы буенча 50 кешегә исәпләнгән яңа төзелгән клуб ачылды

Бүген Урыс авыл җирлеге халкы өчен зур бәйрәм булды. Әлеге җирлектәге Тулбай авылында Президентыбызның "Авылларда клублары төзү" программасы буенча 50 кешегә исәпләнгән яңа төзелгән клуб ачылды. Тантаналы чарага район башлыгы Айдар Салахов, Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты, "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы Әлфия Когогина, клубны төзүче "Лига" ҖЧҖ директоры Николай Степанов...

Бүген Урыс авыл җирлеге халкы өчен зур бәйрәм булды. Әлеге җирлектәге Тулбай авылында Президентыбызның "Авылларда клублары төзү" программасы буенча 50 кешегә исәпләнгән яңа төзелгән клуб ачылды. Тантаналы чарага район башлыгы Айдар Салахов, Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты, "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы Әлфия Когогина, клубны төзүче "Лига" ҖЧҖ директоры Николай Степанов һәм башка рәсми затлар килде. Клубны ачканда Әлфия Когогина болай диде:

-Без кечкенә чакта авылга әбиләргә кунакка кайта идек, клуб ул-авылның тормыш үзәге, авыл кешеләре авыр эштән соң килеп клубта ял итәләр, күңел ачалар. Соңгы өч елда сезнең район җирлегендә бик күп объектлар калкып чыккан, Президентыбыз программасы буенча балалар бакчалары, мәктәпләр капиталь ремонтланган, клублар төзелгән. Хәзер инде авылда яшәү өчен бөтен шартлар тудырылган, киләчәктә яшьләр авылдан китмәсен, киресенчә шәһәр кешеләре авылга кайтсын. Алар тантаналы клуб мөдире Фәния Сафинага символик ачкыч тапшырылды, кызыл лентаны кисеп, клубның эченә уздылар һәм алар авыл үзешчәннәренең концертын карадылар. Тулбай авылы клубы бик матур килеп чыккан, аның смета бәясе 5,5 миллион сум. Авыл клубы дүрт ай үчендә сафка басты. Клубны ачу уңаеннан Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы 100 мең сумлык музыкаль аппаратура да бүләк итте.


Сан

Тулбай авылындагы клуб районыбызда Президент программасы буенча бишенче итеп төзелгән объект.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"