Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Тулбай авылыннан Сайрановлар – тормыш тоткасы

Этот материал можно прочитать и на русском языке в газете "Мензеля" от 4 марта 2016 года. Урыс авыл җирлегендә үткәрелгән халык җыенында эш активлыгын арттыру мәсьәләсе төп игътибар үзәгендә булды. Өч авылны - Тулбай, Урыс, Гөлек авылларын берләштерүче һәм 1 меңнән артык кеше яшәүче җирлек фермер хуҗалыклары саны ягыннан мактана...

Этот материал можно прочитать и на русском языке в газете "Мензеля" от 4 марта 2016 года.

Урыс авыл җирлегендә үткәрелгән халык җыенында эш активлыгын арттыру мәсьәләсе төп игътибар үзәгендә булды.

Өч авылны - Тулбай, Урыс, Гөлек авылларын берләштерүче һәм 1 меңнән артык кеше яшәүче җирлек фермер хуҗалыклары саны ягыннан мактана алмый әле. Тулбай авылында өч фермер хуҗалыгы булуы, аларның уңышлы гына эшләп килүе әйтеп үтелде. Әйтик, сугым цехы ачып җибәргән Илгиз Заһиев киләчәккә зур планнар белән яши. Эшли башлаганнан бирле цехында 1300 баш мал суелган. Узган ел 1,5 млн сумлык грант отып, ферма төзеде, бүгенге көндә 50 баш мал тота, үзенә кирәкле техникасы бар. Алга таба җир биләмәләрен, мал санын арттыру, каз үстерү уе белән яши. Тагын бер фермер - Хуҗәмәт янгын сүндерү частендә эшләүче Индүс Билаловның 30 гектарга якын җире бар. Печән үстерә. Печән чабу һәм җыеп алу өчен кирәкле бөтен төр техникасы бар. Моннан тыш маллар да үстерә. Сабирҗан һәм Нәзирә Сайрановларның фермер хуҗалыгы эшчәнлеге турында элек тә газетада язган идек.

Җыенда Нәзирә Сайранова чыгыш ясады, эшчәнлекләре белән таныштырып үтте. Моннан 5 ел элек КФХ оештырганнар.

Үткән атнада район башлыгы Айдар Салахов авыл җирлекләре башлыкларын Сайрановларның фермер хуҗалыгы белән таныштырды. Хуҗабикә кунакларны шушы фотодагы самовардан ясалган чәй, коймак, чәкчәк белән сыйлады. 2014 елда «КФХ базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» дигән программада катнашып, 900 мең сумлык грант отулары турында әйтеп үтте. Узган ел малларына сарай төзегәндә шул грант акчасы зур таяныч булган.

- Башкалар ничек грант оталар икән соң дип аптырый, танышлары-мазарлары булыша торгандыр дип уйлыйм идем. Үзебез грант откач, фикерем үзгәрде, моны һәркем булдыра ала, - дип үз максатына ничек ирешүен сөйләп алды.

45 гектардан артык җирләре бар, 9 гектарында күпьеллык үлән, калганында бөртекле ашлык үстерәләр. Хәзерге вакытта 14 баш савым сыерлары, 4 баш үгезләре бар. Сөтне авыл кешеләренә дә сатабыз, Чаллыга да алып барабыз, диде ул.

Район башлыгының «Сайрановлар кебек күпләп мал асрый торган гаиләләрне бөтен авыл белән хөрмәт итәргә кирәк», дигән сүзләреннән соң, җыендагы халык гөрләтеп кул чапты. Нәзирә биш бала анасы да. Балаларын тәрбияләүдәге һәм гаилә традицияләрен ныгытудагы казанышлары өчен ул ТРның «Ана даны» медале белән бүләкләнгән.

Урыс авыл җирлеге җыенында күтәрелгән мәсьәләләр турында тулырак "Минзәлә"-"Мензеля" газетасының 4 март санында, Тулбай авылындагы фермерлар эшчәнлеге белән тулырак фотогалереяда таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"