Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Тупачта могҗизалы чыршы бәйрәме

"БлагоДарение" хәйриячелек фонды Президенты Фәрит Салихов, әлеге фонд директоры Рузилә Шаймарданова Тупач психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекция үзәгендә тәрбияләнүче 28 балага Яңа ел күчтәнәчләре өләштеләр. Бүген Тупач педагогик-психологик коррекция һәм тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балаларның чыршы бәйрәме булды. Минзәлә муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Роза Сальдаева район башлыгы Айдар Салахов исеменнән барлык...

"БлагоДарение" хәйриячелек фонды Президенты Фәрит Салихов, әлеге фонд директоры Рузилә Шаймарданова Тупач психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекция үзәгендә тәрбияләнүче 28 балага Яңа ел күчтәнәчләре өләштеләр.

Бүген Тупач педагогик-психологик коррекция һәм тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балаларның чыршы бәйрәме булды.

Минзәлә муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Роза Сальдаева район башлыгы Айдар Салахов исеменнән барлык авыл халкын, балаларны, педагогик коллективны һәм кунакларны бәйрәм белән тәбрикләде, "БлагоДарение" хәйриячелек фондының игелекле эшләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

-Бәйрәм оештырып, күчтәнәчләрегез белән балаларны сөендергән өчен зур рәхмәт. Күкләребез аяз булсын, Яңа еллар шатлык белән килсен, барлык матур теләкләребез кабул булсын, -диде ул.

Балалар чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, Кыш бабай һәм Кар кызы белән могҗизалы уеннар эченә чумдылар. Кар бөртекләре белән очраштылар, "Нәни разбойниклар"ның, Баба-яганың "явызлыкларын" күрделәр. Бәйрәм чыршы тирәли уен-көлке белән дәвам итте.

Тупач күпфункцияле үзәгендә үткәрелүче әлеге чыршы бәйрәме моның белән генә бетмәде әле. "БлагоДарение" хәйриячелек фонды Президенты Фәрит Салихов, әлеге фонд директоры Рузилә Шаймарданова әлеге үзәктә тәрбияләнүче балаларны Яңа ел белән котладылар, һәркайсына бүләкләр тапшырдылар.

Фәрит Салихов, "БлагоДарение" хәйриячелек фонды Президенты:

-Без Яңа ел бусагасында торабыз. 2016 ел Тупач авыл халкы өчен дә, балалар, сезнең өчен дә күңелле, сөенечле вакыйгаларга бай булды. Шуның өчен дә Яңа елны шундый күтәренке күңел белән каршылыйбыз. Барлык матур хыяллар чынга ашсын, барыгызга да уңышлар, саулык, иминлек, шатлыклар телибез.

Фәнүзә Хуҗина, Тупач психологик -педагогик тернәкләндерү һәм коррекция үзәге:

-Яңа елдан һәркем могҗиза көтә. Мондый могҗиза безнең күз алдында: менә икенче ел авылыбызда балаларны тернәкләндерү үзәге эшли, бер түбә астына клубны, ФАПны, китапханәне берләштерүче күпфункцияле үзәк халыкка хезмәт күрсәтә. Болар барысы да "БлагоДарение" фондының изгелекләре белән бәйле. Әлеге Фонд җитәкчелегенә уңышлар юлдаш булсын. Ә балаларның тырышып укуларын, акыллы булып үсүләрен телим.

Катя Яковлева, 7 яшь:

-Миңа бәйрәм бик ошады. Мин бүген Кар бөртеге һәм Баба-яга булып уйнадым. Бүләкләр бирделәр. Бик күңелле.

Вәсилә Биҗанова, пенсионер:

- Барыбызга да бәйрәм ясаганнары өчен аны оештыручыларга авыл халкы исеменнән рәхмәтләребезне белдерәм. Җылы, якты бинада алга таба да күңелле чаралар үткәрелеп торсын. Яңа ел белән!

Карагыз: Фотогалерея - Благотворительная елка в Топасево

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"