Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Урак дәвам итә

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы 20200 гектарда игеннәр суктырып алынган. Шуның эченнән арыш-7880, көзге бодай-10200, солы-400, борчак-900 гектарда җыеп алынган. "Заиковский ҖЧҖ хуҗалыгы арпа суктыра башлады. Барлыгы 54540 тонна ашлык суктырылып амбарларга кайтарылды. Бүгенге көндә район буенча планлаштырылган мәйданның 41 процентында игеннәр суктырып алынган. Планлаштырылганның...

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы 20200 гектарда игеннәр суктырып алынган. Шуның эченнән арыш-7880, көзге бодай-10200, солы-400, борчак-900 гектарда җыеп алынган. "Заиковский ҖЧҖ хуҗалыгы арпа суктыра башлады. Барлыгы 54540 тонна ашлык суктырылып амбарларга кайтарылды. Бүгенге көндә район буенча планлаштырылган мәйданның 41 процентында игеннәр суктырып алынган. Планлаштырылганның "Мензелинские зори" агрофирмасы Иркәнәш басуларында-92, "Туган як" агрофирмасы-82, "Әнәк" агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе-76, "Заиковский" ҖЧҖ дә 61 процент игеннәр җыеп алынды. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 27 центнер тәшкил итә. Бүген район кырларында 75 комбайн икмәк суктыруда эшли, шуның эченнән 59 ы хуҗалыкларда, 16 сы фермер хуҗалыкларында. Саламнары җыеп алынган кырларда туфракны өстән эшкәртү дә дәвам итә, бу эш 1800 гектарда башкарылды. Җир эшкәртүдә 10 агрегат хезмәт куя. Басулардагы камыл калдыклары өстенә горчица чәчү дәвам итә, бу эш 1800гектарда эшләнгән.

Көзге культуралар өчен җир әзерләү дәвам итә, бу эш 10200гектарда башкарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"