Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Уракның 15 проценты калды

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, барлыгы 35103 гектарда игеннәр суктырылган. Барлыгы 117640 тонна ашлык суктырып алынган. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 33,5центнер тәшкил итә. Бүгенге көндә 6436гектарда сабан бодае җыеп алынды, бу планлаштырылганның 51 процентында дигән сүз. Көзге чәчү барысы 11900 гектарда башкарылды, бу...

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, барлыгы 35103 гектарда игеннәр суктырылган. Барлыгы 117640 тонна ашлык суктырып алынган. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 33,5центнер тәшкил итә. Бүгенге көндә 6436гектарда сабан бодае җыеп алынды, бу планлаштырылганның 51 процентында дигән сүз. Көзге чәчү барысы 11900 гектарда башкарылды, бу планлаштырылганның 80 проценты дигән сүз. Барлыгы 2200 гектар арыш, 9300 гектар көзге бодай һәм 396 гектарда шепкән чәчелде. Көзге чәчүнең оптималь сроклары үтеп бара, ашыгырга кирәк. "Дәүләтов"КФХсы 20 гектар җирдән 600 тонна бәрәңге казып алды. Шулай ук әлеге КФХ эшчәннәре 12 гектар җирдән 480 тонна яшелчәне алып супермаркетларга озаталар.

Районыбыз игенчеләре киләсе ел уңышы турында да кайгырталар. Урып-җыелган басуларда салам төргәкләү һәм вакланган саламны туфрак белән каплау бара. Барлыгы 12700 тонна салам төргәкләргә төрелде һәм аларны ферма яннарына ташу дәвам итә. Туфракны төп эшкәртү 11800 гектарда башкарылды. бу планлаштырылганның 20 проценты дигән сүз. Барлыгы "Органик групп-Чулман" агрофирмасы хезмәтчәннәре 8,5 мең тоннадан артык силосны базга салдылар. Район буенча бер баш шартлы терлеккә 25,8центнер күләмендә азык хәзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"