Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Уракның 55 проценты төгәлләнде

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы 27600 гектарда игеннәр суктырып алынган. Барлыгы 74520 тонна ашлык суктырылып амбарларга кайтарылды. Бүгенге көндә район буенча планлаштырылган мәйданның 55 процентында игеннәр суктырып алынган. "Әнәк" агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе 1472 гектарда игеннәрне суктырып, уракны районда иң беренчеләрдән төгәлләде. Планлаштырылганның "Мензелинские зори" агрофирмасы...

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы 27600 гектарда игеннәр суктырып алынган. Барлыгы 74520 тонна ашлык суктырылып амбарларга кайтарылды. Бүгенге көндә район буенча планлаштырылган мәйданның 55 процентында игеннәр суктырып алынган. "Әнәк" агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе 1472 гектарда игеннәрне суктырып, уракны районда иң беренчеләрдән төгәлләде. Планлаштырылганның "Мензелинские зори" агрофирмасы Иркәнәш басуларында-92, "Туган як" агрофирмасы-82, "Заиковский" ҖЧҖ дә 73 процент игеннәр җыеп алынды. "Заиковский" ҖЧҖ хуҗалыгында язгы бодайны гына суктырып аласы калды. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 27 центнер тәшкил итә. Барлыгы 4 мең тонна салам төргәкләргә төрелде, аларны ферма яннарына ташу дәвам итә. Саламнары җыеп алынган кырларда туфракны өстән эшкәртү дә дәвам итә, бу эш 5300 гектарда башкарылды. Җир эшкәртүдә 10 агрегат хезмәт куя. Басулардагы камыл калдыклары өстенә горчица чәчү дәвам итә, бу эш 2100гектарда эшләнгән. "Дәүләтов" КФХсы суган, бәрәңге алуны башлап җибәрде һәм 10 гектар бәрәңгене алып, капчыкларга тутырып сәүдә челтәрләренә озата да башлады.

Көзге культуралар өчен җир әзерләү дәвам итә, бу эш 15700 гектарда башкарылган. Көзге чәчү өчен җир әзерләүдә 12 механизатор хезмәт куя.

Район башлыгы комбайн белән кызыксына

Район башлыгы Айдар Салахов"Дәүләтов" крәстьян фермер хуҗалыгы белән танышты. Айдар Фаслахович КФХга күптән түгел генә кайткан 32 миллион сумлык бәрәңге, чөгендер һәм суган алу комбайны белән кызыксынды, үзе руль артына утырып бәрәңгене алып карады. Германиядән кайткан "Гримме" комбайны Тәкермән басуында сынауны уңышлы үтте. Мондый комбайн безнең Татарстанда әле берәү генә, ә Россия Федерациясендә алар 20 берәмлек эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"