Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Уракның 76 проценты төгәлләнде

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, барлыгы 33503 гектарда игеннәр суктырылган, игенчеләребез арыш, солы, борчак, көзге бодай, арпаны суктыруны төгәлләделәр. Барлыгы 112255 тонна ашлык суктырып алынган. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 33,5центнер тәшкил итә. Бүгенге көндә 8 мең гектарда сабан бодаен гына җыеп аласы калды....

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, барлыгы 33503 гектарда игеннәр суктырылган, игенчеләребез арыш, солы, борчак, көзге бодай, арпаны суктыруны төгәлләделәр. Барлыгы 112255 тонна ашлык суктырып алынган. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 33,5центнер тәшкил итә. Бүгенге көндә 8 мең гектарда сабан бодаен гына җыеп аласы калды. Көзге чәчү барысы 10269 гектарда башкарылды, бу планлаштырылганың 70 проценты дигән сүз. Барлыгы 1500 гектар арыш, 8400 гектар көзге бодай һәм 396 гектарда шепкән чәчелде. "Дәүләтов"КФХсы бәрәңге ала башлады, барлыгы 20 гектар җирдән 600 тонна бәрәңге казып алды. Шулай ук әлеге КФХ эшчәннәре яшелчәләрне дә ала башладылар, 12 гектар җирдән 480 тонна яшелчәне алып супермаркетларга җибәрә башладылар.

Районыбыз игенчеләре киләсе ел уңышы турында да кайгырталар. Урып-җыелган басуларда салам төргәкләү һәм вакланган саламны туфрак белән каплау бара. Барлыгы 12700 тонна салам төргәкләргә төрелде һәм аларны ферма яннарына ташу дәвам итә. Туфракны төп эшкәртү 9700 гектарда башкарылды. Урып-җыю белән беррәттән "Органик групп-Вахитов" хуҗалыгында кукурузны урып 5,7 мең тоннадан артык силосны базга салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"