Мензеля
  • Рус Тат
  • Уракның 79 проценты төгәлләнде

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, барлыгы 34803 гектарда игеннәр суктырылган, игенчеләребез арыш, солы, борчак, көзге бодай, арпаны суктыруны төгәлләделәр. Барлыгы 116590 тонна ашлык суктырып алынган. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 33,5центнер тәшкил итә. Бүгенге көндә 7мең гектарга якын сабан бодаен һәм 2650 гектарда кукурузны...

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, барлыгы 34803 гектарда игеннәр суктырылган, игенчеләребез арыш, солы, борчак, көзге бодай, арпаны суктыруны төгәлләделәр. Барлыгы 116590 тонна ашлык суктырып алынган. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 33,5центнер тәшкил итә. Бүгенге көндә 7мең гектарга якын сабан бодаен һәм 2650 гектарда кукурузны бөртеккә генә җыеп аласы калды. Көзге чәчү барысы 11900 гектарда башкарылды, бу планлаштырылганың 80 проценты дигән сүз. Барлыгы 2200 гектар арыш, 9300 гектар көзге бодай һәм 396 гектарда шепкән чәчелде. Көзге чәчүнең оптималь сроклары үтеп бара, ашыгырга кирәк. "Дәүләтов"КФХсы бәрәңге ала башлады, барлыгы 20 гектар җирдән 600 тонна бәрәңге казып алды. Шулай ук әлеге КФХ эшчәннәре яшелчәләрне дә ала башладылар, алар 12 гектар җирдән 480 тонна яшелчәне алып супермаркетларга озаталар.

    Районыбыз игенчеләре киләсе ел уңышы турында да кайгырталар. Урып-җыелган басуларда салам төргәкләү һәм вакланган саламны туфрак белән каплау бара. Барлыгы 12700 тонна салам төргәкләргә төрелде һәм аларны ферма яннарына ташу дәвам итә. Туфракны төп эшкәртү 11500 гектарда башкарылды. бу планлаштырылганның 18 проценты дигән сүз. Барлыгы "Органик групп-Чулман" агрофирмасы хезмәтчәннәре 7,5 мең тоннадан артык силосны базга салдылар. Район буенча бер баш шартлы терлеккә 25,7центнер күләмендә азык хәзерләнде.

    Реклама

    Самое интересное в наших социальных сетях

     

    ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

     

    Инстаграм: Мензеля Мензелинск берегите себя

     

    Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Слушайте нас
    Комментарии (0)
    Осталось символов: