Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Урыс гомумбелем бирү мәктәбенә Рәфкать Закиров исеме бирелде

Урыс гомумбелем бирү мәктәбендә зур тантана булды, әлеге мәктәпкә шагыйрь, офицер Рәфкать Закиров исеме бирелде. Бу тантаналы кичәдә район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев, район мәгариф бүлеге начальнигы Наил Габдуллин, Татарстан Республикасының эчке эшләр министрлыгының Минзәлә районы буенча җитәкчесе подполковник Илсур Хаҗиев, Урыс авыл җирлеге башлыгы Фазыл Мәүлин, шагыйрьнең энесе Мәүләветдин...

Урыс гомумбелем бирү мәктәбендә зур тантана булды, әлеге мәктәпкә шагыйрь, офицер Рәфкать Закиров исеме бирелде. Бу тантаналы кичәдә район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев, район мәгариф бүлеге начальнигы Наил Габдуллин, Татарстан Республикасының эчке эшләр министрлыгының Минзәлә районы буенча җитәкчесе подполковник Илсур Хаҗиев, Урыс авыл җирлеге башлыгы Фазыл Мәүлин, шагыйрьнең энесе Мәүләветдин Закиров гаиләсе, аның авылдаш эшмәкәрләре Ринат һәм Тәлгать Мәүлиннар, Илгиз Загиев, Илшат Лотфуллин, авылдашлары ,дуслары һәм мәктәп укучылары катнашты.

Рәфкать Закиров әллә нинда батырлыклар күрсәтмәгән, шулай булса да аның яшәгән гомере үзе бер батырлык. Камил Нәҗмиев үз чыгышында бу җирлекнең данлыклы кешеләргә бай булуын, мәктәпкә Рәфкать Закиров исеме бирелү тарихи вакыйга, балаларны патриотик рухта тәрбияләүнең бер чарасы, бу исемне саклап, тырышып укырга, тәрбияле булырга һәм бу горур исемне горур йөртегез дип азсызыклады. Калган чыгыш ясаучыларда Рәфкать Закировның кече күңелле булуын, туган ягының сагынуын, уңышларында туган ягының роле зур булуына басым ясадылар. Шагыйрь Рәфкать Закиров туган ягыннан аерылып дистә еллар читтә яшәсә дә туган авылы Гөлекне, Минзәләне онытмады, һәрвакыт кайтып йөрде. Чын патриот булу өстенә ул лирик шагыйрь иде. Укучылар аның шигырләрен укыды, аның үзе укуында аудиоязмадан шигырьләр, туган ягын сагынып җырлаган җырлары тыңланды.

Талантлы, тынгы белмәс шагыйрь бу фани дөньяда бары тик 58 ел гына яшәгән, аның язылыпта китап булып чыкмаган шигырьләре калды. Мәктәпкә шагыйрьнең исеме бирелү якташларына буыннардан буыннарга күчәр әле. Мәктәпкә исем бирү тантанасыннан соң Рәфкать Закиров призына хоккей ярышы булды.

ФОТОГАЛЕРЕЯ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"