Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Ветеринария хезмәте алдында җитди бурычлар тора

"Органик групп Минзәлә" ҖЧҖнең Мәлкән хуҗалыгында "Мөгезле эре терлекләрдә туберкулез: профилактикалау һәм диагностикалау алымнары" дигән темага ветеринарларның семинар-киңәшмәсе булып үтте. Анда ветеринария фәннәре докторы, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең вәкиле Рафат Хамзин, ветеринария фәннәре кандидаты, Н.Э. Бауман исемендәге КДВМА Ветеринария берләшмәсе ФГБОУның эпизиотологы, кафедра доценты Данил Мингалеев, Минзәлә район...

"Органик групп Минзәлә" ҖЧҖнең Мәлкән хуҗалыгында "Мөгезле эре терлекләрдә туберкулез: профилактикалау һәм диагностикалау алымнары" дигән темага ветеринарларның семинар-киңәшмәсе булып үтте. Анда ветеринария фәннәре докторы, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең вәкиле Рафат Хамзин, ветеринария фәннәре кандидаты, Н.Э. Бауман исемендәге КДВМА Ветеринария берләшмәсе ФГБОУның эпизиотологы, кафедра доценты Данил Мингалеев, Минзәлә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Юрий Исламов, "Органик Групп-Минзәлә" агрофирмасы директоры Илфар Халиков, район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Ленар Хәйбуллин, Актаныш, Тукай, Мөслим һәм Минзәлә районнарының ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре һәм аларның белгечләре, агрофирмаларның баш ветеринария белгечләре катнаштылар.

Семинарның укыту өлеше Мәлкән авылы клубында булды. Анда Рафат Хамзин һәм Данил Мингалеев килгән ветеринарларга лекция укыдылар. Алар мөгезле эре терлекләрдә туберкулез авыруы турында сөйләделәр, әлеге йогышлы авыруны профилактикалау һәм ачыклау ысулларын өйрәттеләр. "Бу йогышлы авыру белән төрле терлекләр авырыйлар, шул исәптән дөньяда ел саен 8 миллион кешедә дә әлеге йогышлы чир табылып тора.., Алдагы елларга булган фаразлаулар да бик кундырмый", диелде семинарда.

Туберкулез авыруы белән безнең төбәктә хәлләр ярыйсы гына тора, әмма дә ләкин ул баш калкытса, экономик һәм социаль яктан проблемалар килеп чыга дигән сүз. Гомумән алганда туберкулез кебек йогышлы авыруны профилактикалау эшләрен көчәйтү зарури һәм ул көн кадагыннан төшмәскә тиешлегенә басым ясалды.

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Россия Федерациясенең кайбер төбәкләрендә африка дуңгызлар чумасы(АЧС) буенча вәзгыятьнең үзгәрүе турында да бәян иттеләр. Быел гына да июнь аеннан башлап Рязань, Воронеҗ, Новгород, Псков һәм башка төбәкләрдә дуңгызларда африка чумасының ике дистәгә якын очрагы теркәлгән.

Безнең өстәмә

Семинарның практик өлеше Мәлкән сөтчелек комплексында булды һәм туберкулезга каршы пистолет БИ-7Мны ветеринарларга җыеп, сүтеп күрсәттеләр. Ветеринарларга лаборатория мөдире Светлана Панькова 7 яшьлек суйган сыерны лабораториягә контроль диагностикага тикшерергә җибәрергә пробалар алуны күрсәтте.

Мәлкән хуҗалыгында ветеринария хезмәтенең матди-техник тәэмин ителешенә дә зур игътибар бирелә. Монда терлекчелек комплексы чистартылган, агартылган, дезинфекцияләнгән. Сыерлар торагы ялт итеп тора. Биредә ветеринарлар ярдәмендә терлекчелек продукциясен җитештерү күләме дә артыр һәм ул озак көттермәс. Семинар барышында ветеринарлар үзара фикер алмаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"