Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Яңа ел алды ярминкәсендә иттән алып балга чаклы бөтен нәрсә бар иде

Бүген 26 декабрьдә шәһәребезнең Октябрь мәйданында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтә. Ул Яңа ел алдыннан, концерт программасы белән оештырылды. Гадәттәгечә ярминкәгә барлык авыл җирлекләре һәм авыл хуҗалыгы формированиеләре, фермерлар һәм ярдәмче хуҗалыклар, шәхси эшмәкәрләр катнашты. Товарларның киң ассортиментын тәкъдим иттеләр. Халык сыер, дуңгыз, сарык һәм кош итләрен бик яратып алды....

Бүген 26 декабрьдә шәһәребезнең Октябрь мәйданында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтә. Ул Яңа ел алдыннан, концерт программасы белән оештырылды.

Гадәттәгечә ярминкәгә барлык авыл җирлекләре һәм авыл хуҗалыгы формированиеләре, фермерлар һәм ярдәмче хуҗалыклар, шәхси эшмәкәрләр катнашты. Товарларның киң ассортиментын тәкъдим иттеләр. Халык сыер, дуңгыз, сарык һәм кош итләрен бик яратып алды. ПО "Минзәлә"нең икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләре, эшмәкәрләр алып килгән сөт продукцияләренә дә сорау зур булды. Ярминкәдә кышкы ассортимент товарларыннан шәл, оекбашны Әлмәт шәһәреннән Светлана Яровых алып килгән. Төрле фасондагы һәм үлчәмдәге шәлләрне дә яратып алдылар минзәләлеләр.

Шулай ук "Мензелинские зори" агрофирмасы Калморза хуҗалыгы һәм "Органик Групп" Минзәлә агрофирмасы Мәлкән хуҗалыгы алып килгән иткәдә сорау зур булды. Югары Тәкермән авылыннан Марат Мифтахов КФХсы 5 тонна бодай,4 тонна арпа алып килгән. Минзәләдән Илгиз Сахапов үз хуҗалыгында үстерелгән тере куяннарда алып чыккан иде. Минзәләнең балык участогы да тоннага якын төрле балык алып чыккан, һәрвакыттагыча балыкка да сорау зур булды. Әнә Георгий Федотов балыкны үзенә генә алмаган Сарманга бабайларына кунакка бара, алар өчендә ул 10 килодан артык балык сатып алган. Тупач авылыннан чит ил машинасына төяп Рифкат Хәкимуллин бик күп каз һәм тавык алып килгән.

-Оештручыларга бик зур рәхмәт, ассортиментта зур, бәяләр дә чамалы, сатучыларда ачык йөзле. Мин итне һәрвакыт Калморза сатучыларыннан аламын. Без-Минзәләлеләр өчен чын бәйрәм инде,-дип рәхмәтләрен җиткерде пенсионер Мәгъсүмҗан Гумеров. Ярминкәдә сәүдә рәтләре белән иртәннән район башлыгы Айдар Салахов һәм район җитәкчелеге дә танышып чыкты, алар ассортимент, халык фикере белән кызыксындылар.

Аннан соң район җитәкчесе Айдар Салахов 2015 елда яхшы эшләгән авыл җирлекләре башлыкларына Рөстәм Газизҗанов һәм Алия Шәриповага хөкүмәт тарафыннан бирелгән эштә кулланыр өчен "Нива Шевроле" автомобильләре ачкычларын тапшырды. Шулай ук яхшы эшләгән авыл җирлекләре башлыкларына Мактау кәгазьләре һәм 5шәр мең сумлык сертификатта бүләк итте. Айдар Фаслахович билгеләп үткәнчә ел җиңел булмады, халык белән турыдан туры эшләүче җирле үзидарәләр алдында бүген авыларның киләчәген кайгыртып эшләү, кече һәм урта эшмәкәрлек өчене,шәхси хуҗалыкларда шартлар тудырып маллар санын арттырукебек җитди бурычлар тора, Әйе авыл халкы белән уртак тел табып, авылларыбыз кешеләрен эшле итәргә,авылда җитештерү күләмен арттырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"