Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Яңа Мәлкән авылы мәдәният йортында Мөнәҗәтләр кичәсе үткәрелде

Мөнәҗәт - сүзе гарәп теленнән алынган сүз һәм Аллаһка сыгыну, ярдәм сорап ялвару, серләшеп, ихлас күңелдән эчеңне бушатып, җиңеллек һәм котылу эзләү дигәнне аңлата. Дини рухлы мөнәҗәтләр - мөэмин-мөселманның Аллага юнәлдерелгән лирик монологы, ягъни моң-зарларын яки кылган гөнаһларын ачып салып тәүбә итүе, ярлыкау һәм рәхим - шәфкать соравы. Мөнәҗәтнең асыл...

Мөнәҗәт - сүзе гарәп теленнән алынган сүз һәм Аллаһка сыгыну, ярдәм сорап ялвару, серләшеп, ихлас күңелдән эчеңне бушатып, җиңеллек һәм котылу эзләү дигәнне аңлата. Дини рухлы мөнәҗәтләр - мөэмин-мөселманның Аллага юнәлдерелгән лирик монологы, ягъни моң-зарларын яки кылган гөнаһларын ачып салып тәүбә итүе, ярлыкау һәм рәхим - шәфкать соравы. Мөнәҗәтнең асыл мәгънәсе кешенең йөрәк түреннән, иң нечкә кичерешләреннән, кайгы - хәсрәтеннән килә.

Мөнәҗәтләрнең бай тематикасын иңләп, аның иҗтимагый-эстетик вазыйфасын һәм сыйфатларын киңрәк аңлау өчен, Яңа Мәлкән авылы мәдәният йортында Мөнәҗәтләр кичәсе үткәрелде. Мөнәҗәтләр - халкыбыз авыз иҗатында мөһим урын алган дини җырлар. Аларга рухи-тәрбияви кыйммәтләр, тирән моң, зур мәгънә салынган. Мөнәҗәтләрне әйтәләр дә, көйлиләр дә, җырлыйлар да. Ничек кенә булса да, бу әсәрләр беркемне дә битараф калдырмый, уйландыра, тәэсирләндерә, күңелләребезне халкыбызның бай мирасы, үткәннәре белән бәйли.

Кичәбезне Аллаһы Тәгалә һәм аның рәсүле исеме белән бәйле мөнәҗәтләрдән "Бердер Иляһым бәнем" (Зөләйха Гилязова) белән башлап җибәрдек.

Адәм баласын гомер буе борчып килгән гомер, яшәү турындагы уйланулардан барлыкка килгән мөнәҗәтләрне Петрова Зөбәйдә белән Алсу Хазипова бик аһәңле - моңлы итеп башкардылар.

Кичәбезне "Лә илләһа иллә Аллаһы" мөнәҗәте белән төгәлләү дә бик урынлы булгандыр.

Чөнки адәм баласының бәгыреннән, күңел түреннән сызылып чыккан мөнәҗәтләрне тыңлаган саен, уй-фикерләребез чистара, күңелләребез сафлана. Кичәбездә яңгыраган мөнәҗәтләребез дә катнашучыларның күңелләренә барып ирешкәндер дип ышанасы килә.

Очрашуыбызның икенче өлешендә Татарстан Республикасы Мөслимәләр берлегенең Минзәлә районы филиалы мөслимәләренең рәисе Роза ханым Котдус кызы Фәхретдинова чыгыш ясады. Ул Мөслимәләр берлегенең эшчәнлеге белән таныштырды, шулай ук бүгенге көндә борчыган проблемаларга аерым - аерым тукталып, аларны чишү юлларын бергәләп эзләргә чакырды.

Очрашуыбыз азагында кичәбезгә килгән кунакларны кайнар ризык белән сыйладык. Кичәбезне үткәрүгә зур өлеш керткән авылдашларыма, Роза ханым Фахретдиновага, шулай ук спонсорлык ярдәме күрсәткән эшмәкәребез Буранов Альберт Георгий улына, авыл җирлеге башлыгы Нәҗметдинов Зөфәр Имаметдин улына зур рәхмәтләремне җиткерәм.

Аллаһы Раббыбыз эшләребезгә ярдәм, күңелләребезгә канат, җаннарыбызга дәрман, холкыбызга сабырлыклар бирсен. Күңел түрләребезгә, өйләребезгә, гаиләләребезгә, Ватаныбызга муллык вә сәгадәтъ, тынычлыклар насыйп әйләсен. Очрашуларыбыз мөбәрәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"