Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Яңгыр Минзәләдә ярминкә үткәрергә комачауламады

3 октябрь көнне үткән Халыкара өлкәннәр көненә багышланган ярминкәдә товар алып чыккан һәркем үз товарын үз товарын сатты. Иң арзан итне "Заиковский" ҖЧҖ хуҗалыгы сатты, алар итнең килосын 250 сумнан тиз арада сатып та бетерделәр. "Загиев"КФХсы итне 260 сумнан сатты."Органик Групп" идарәче компаниянең Минзәлә хуҗалыгы, " Мензелинские зори" агрофирмасының Калинин...

3 октябрь көнне үткән Халыкара өлкәннәр көненә багышланган ярминкәдә товар алып чыккан һәркем үз товарын үз товарын сатты.

Иң арзан итне "Заиковский" ҖЧҖ хуҗалыгы сатты, алар итнең килосын 250 сумнан тиз арада сатып та бетерделәр. "Загиев"КФХсы итне 260 сумнан сатты."Органик Групп" идарәче компаниянең Минзәлә хуҗалыгы, " Мензелинские зори" агрофирмасының Калинин хуҗалыгы да бодай, арпа, солы, катнаш азыкны тиз арада сатып бетерделәр. Светлана Митюшкинага бодайда җитми калды.Әмма бу ярминкәгә чыккан халык балык сатып алырга теләсә дә, балык участогы балык алып чыкмаган. Район башлыгы Айдар Салахов ярминкәне карап йөрде. Айдар Фаслахович сәүдә рәтләрендә сатыла торган продукиянең бәяләре һәм ассортименты белән танышты, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты. Ярминкәдә сату өчен шактый күп төрле авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән иде: бәрәңге, кишер, суган, аш чөйгендере, сыер, дуңгыз, сарык ите, ак май, ярма, он , ашлык башка товарлар.

Ярминкәдә бәяләр халыкны кызыктырырлык булды, өлкәннәр көненә багышланган ярминкәдә бәяләр 10 процентка очсызрак иде. Мәсәлән "мулахметов" КФХсы 1,5 литрлы сөтне-50сумга, "Дәүләтов" КФхсы бәрәңгене-12, кишерне 15 сумга сатты. Бу ярминкәдә халыкка авыл хуҗалыгы продукциясенә ихтыяҗы барлыгы күренеп торды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"