Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Якташлар батырлыгына мәңгелек дан!

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы алдыннан районда күп төрле чаралар үткәрелә, һәйкәлләр, мемориаль комплекслар ачыла, якташларыбыз батырлыгы мәңгеләштерелә. Шундый чараларның берсе бүген Мәлкән авыл җирлегендә булды: илебезне фашист илбасарларыннан саклап, яу кырында ятып калган батыр сугышчылар, хәбәрсез югалганнар һәм сугыштан исән-имин кайтып вафат булган якташлар истәлегенә мемориаль комплекс ачу...

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы алдыннан районда күп төрле чаралар үткәрелә, һәйкәлләр, мемориаль комплекслар ачыла, якташларыбыз батырлыгы мәңгеләштерелә.

Шундый чараларның берсе бүген Мәлкән авыл җирлегендә булды: илебезне фашист илбасарларыннан саклап, яу кырында ятып калган батыр сугышчылар, хәбәрсез югалганнар һәм сугыштан исән-имин кайтып вафат булган якташлар истәлегенә мемориаль комплекс ачу тантанасы булды.


Мәлкән авыл җирлегеннән барлыгы 496 кеше Ватан сугышына китә, байтагы яу кырында ятып кала. Алар арасында фашист илбасарларын тар-мар итүдә тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән, мәлкәнлеләрнең горурлыгына әйләнгән, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган, Яңа Мәлкәндә туып үскән капитан Самуил Тапиков та бар. Мәлкән авылының һәм Минзәләнең бер урамы шушы Герой исемен йөртә, диелде тантанада.


Тантанага шушы җирлектә яшәүчеләр генә түгел, читтә яшәүче бик күп якташлары да кайткан иде. Аларның һәркайсы шушы мемориальнең проект җитәкчесе, инициаторы, финанс чыгымнарын үз өстенә алган якташлары, хәзерге вакытта Түбән Камада яшәүче Борис Архиповка,шулай ук бертуганнар Нина, Любовь, Галина Сарсазоваларга тирән рәхмәтен җиткерде. Борис Павлович үзе дә биредә иде. Чыгышында якташларыбызның батырлыгын мәңгеләштерү - һәркайсыбызның изге бурычы, дип билгеләп үтте ул.


Тантанада катнашкан Минзәлә муниципаль район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев Ватан сугышында катнашып, Җиңүне якынайткан якташларыбызның батырлыклары, тылдагыларның хезмәтләре һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр, диде. Мемориаль комплексны төзүдә катнашкан, шәхси өлеш керткән һәркемгә олы рәхмәтен җиткерде.
-Сез шушы изге эшегез белән киләчәк буынга өлге күрсәтәсез, диде, танатанда катнашучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрикләде.


Авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Нәҗметдинов мемориальне урнаштыруда һәм аның тирәсен төзекләндерүгә хезмәт куючыларга рәхмәтен җиткерде. Шушы җирлектән хәзер Минзәләдә яшәүче сугыш ветераны Алексей Назаровка истәлекле бүләк тапшырды.
Тантанада катнашучылар алдында Мәлкән башлангыч мәктәп укучылары да чыгыш ясады, музыкаль монтаж бүләк итеп, ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә кызыл гвоздикалар өләшеп чыктылар.
Авыл ветераннар оешмасы рәисе Алсу Хазипова да изге эшнең инициаторларына, шушы тантананы оештыручыларга рәхмәтен белдерде.
-Еллар авылның тарихын үткәннәргә алып китә, диелсә дә, Мәлкәндә алай түгел, киресенчә, ата-бабаларыбызның батырлыгы, үткәнебез авыл түренә әйләнеп кайтты. Без аларны беләбез, хәтерлибез, горурланабыз, -диде ул.
Безнең бүгенге бәхетле киләчәгебез өчен яу кырында башларын салган, каберләренең кайда икәнлеге дә билгесез булган хәбәрсез югалганнар, сугышта алган яралардан вакытсыз вафат булган сугыш батырларын, сугыш елларында армый-талмый хезмәт куйган, бүген инде якты дөньядан киткән тыл хезмәтчәннәре бер минутлык тынлык белән искә алынды, һәйкәл буена веноклар куелды, чәчәкләр салынды.
Тантана сугыш турындагы җырлар белән үрелеп барды: район мәдәният йорты үзешчән артистларының, кунакк кайткан якташлар арасыннан җырлар бүләк итүчеләрнең һәр чыгышыннан соң күзләр яшькә чыланды...
Нина, Любовь Сарсазовалар :
-Бөек Ватан сугышында катнашып, илебезгә җиңү яулаган авылдашларыбызның исемен мәңгеләштерү күптәнге хыялыбыз иде. Безнең изге эшкә өлешебез керүенә үзебез дә сөенәбез. Һәйкәлгә шушы җирлектәге 496 кешенең исемнәре уеп язылды. Сугышлар кабатланмасын аяз күгебездә.
Света, Роза Юзмановалар:
-Без Түбән Камадан кайттык. Әтиебез Петр сугыш ветераны иде, сугыштан яраланып кайтты, хәзер мәрхүм инде. Аларның сугышчан батырлыклары мәңге онытылмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"