Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Ярминкәгә килүчеләр базар бәяләреннән чагыштырмача арзан хакка сыйфатлы продукция алып кайтып киттеләр

Халыклар бердәмлеге, Татарстан Республикасы Конституциясе бәйрәме уңаеннан 5 ноябрьдә шәһәребезнең Октябрь мәйданында зур ярминкә үтте. Бәйрәм ярминкәсендә үзебездә җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукцияләрен шәһәребез халкына тәкъдим иттеләр. Район башлыгы Айдар Салахов ярминкәне карап чыкты, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты, үзенең киңәшләрен бирде, гомумән ул ярминкә яхшы оештырылган дип азсызыклады. Районыбыз...

Халыклар бердәмлеге, Татарстан Республикасы Конституциясе бәйрәме уңаеннан 5 ноябрьдә шәһәребезнең Октябрь мәйданында зур ярминкә үтте. Бәйрәм ярминкәсендә үзебездә җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукцияләрен шәһәребез халкына тәкъдим иттеләр.

Район башлыгы Айдар Салахов ярминкәне карап чыкты, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты, үзенең киңәшләрен бирде, гомумән ул ярминкә яхшы оештырылган дип азсызыклады. Районыбыз хуҗалыклары зур йөк машиналарында-бодай, арпа, катнаш азык тәкъдим иттеләр. Яшелчәләрдән җаның нәрсә тели бар да бар. Әнә "Дәүләтов" КФХсы кишерне юып та алып килгән. Быел умартачыларга ел килде, шуңа күрә бал сатучыларның да төрле баллары мул, бал сатып алучыларның да күңелләре шат.

Ярминкәдә 800 килограмм, өч тонна сыер ите, 5 түшкә дуңгыз ите, ике түшкә сарык ите, бик күп кенә каз, үрдәк,тавык түшкәләре һәм аларның эч башлары сатылды. Калморза хуҗалыгы җитәкчесе Илфак Гумеров тере әтәчләргә чаклы алып килгән. Кайбер авыл җирлекләре мәтрүшкә, юкә чәчәге, меңяфрак, ромашка кебек киптерелгән дару үләннәре дә саттылар. ЮгарыТәкермән авыл җирлеге төрле пирогларга чаклы пешереп алып килгән иде. Районыбызның авыл җирлекләре сөт һәм сөт продукцияләре бал, салат, йомырка, тозланган кыяр, туңдырылган җиләк-җимеш, миннек, төрле компотлар, помидор һәм башка бик күп төрле продукция, товарлар белән сәүдә иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"