Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Яшәү матур, яшәү шундый ямьле, якыннарга сөю өләшеп...

Шушы көннәрдә "Татмедиа" АҖнең "Минзәлә" мәгълүмат-мөхәррият үзәге филиалында Фәнилә Ибраһимованың шигырьләр җыентыгы басылып чыкты. Тауасты Байлар мәдәният йортында Фәнилә Ибраһимованың "Бер җылы сүз..." дип исемләнгән шигырьләр китабын тәкъдир итү кичәсе була дигәч, китап авторының якыннары-дуслары гына түгел, авылның олысы-кечесе, ялга дип кайткан кунаклар да, хезмәттәшләре дә җыелды әлеге кичәгә. Һәркайсы...

Шушы көннәрдә "Татмедиа" АҖнең "Минзәлә" мәгълүмат-мөхәррият үзәге филиалында Фәнилә Ибраһимованың шигырьләр җыентыгы басылып чыкты.

Тауасты Байлар мәдәният йортында Фәнилә Ибраһимованың "Бер җылы сүз..." дип исемләнгән шигырьләр китабын тәкъдир итү кичәсе була дигәч, китап авторының якыннары-дуслары гына түгел, авылның олысы-кечесе, ялга дип кайткан кунаклар да, хезмәттәшләре дә җыелды әлеге кичәгә. Һәркайсы әлеге матур кичәнең сәбәпчесенә - Урыс авылында туып үскән, хәзер матур табигате белән күпләрне үзенә сыендырган Тауасты Байлар авылында гомер кичерүче, бүгенге көндә Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында рус теле һәм әдәбиятын укытучы Фәнилә Гыйльмулла кызына чын күңелдән чыккан теләкләрен тели-тели, иҗади уңышлар юлладылар.

Кичә сәнгать дөньясында кайнаган якташларыбызның берсе - Рөстәм Әхмәтханов башкаруында "Авылым" җыры белән башланды. Көен ул үзе язган, ә җырның сүзләре - Фәниләнеке.

Шигърияткә тәүге адымнарын ясаган Фәнилә Ибраһимованың исеме безнең "Минзәлә" район газетасын укучыларга таныш, чөнки аның мәхәббәт, кешелеклелек, туган җир темаларына багышланган шигырьләре газетабыз битләрендә басылып чыкты. Моннан тыш берничә шигыре безнең мензела.ру сайтына да куелды.

"Бер җылы сүз" шигырьләр җыентыгын ачып җибәрүгә Тауасты Байлар мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлсәрия Галиеваның автор һәм аның иҗаты турында язылганнары, рецензиясе белән очрашасың. "Җайлап, ипләп кенә күңел түрендә булган хисләрен укучыларына җиткерә ул", дигән юллар бар анда. Болай гына димәс идем, чөнки автор хисләрен генә белдереп калмый, ә чынбарлык, тормышыбыздагы вакыйгалар тасвирлана, йөрәген әрнеткән уйларын укучыларына җиткерергә омтылыш сизелә аның шигырьләрендә. Нәкъ шушы ягы белән дә үзенә җәлеп итә, укучыны да үзенең кичерешләренә бөтереп алып кереп китә якташыбызның шигырьләре.

Шигырьләре аша без Фәнилә Ибраһимованың тормыш һәм хезмәт юлын, күршеләре белән мөнәсәбәтен, укытучы һөнәренең әһәмиятле урын алып торуын, һ.б.ларны күз алдына китерәбез. Моннан тыш тормышка мәхәббәт, туган авыл туфрагында үткән балачакны юксыну кебек тойгылар чагылыш таба шигырьләрендә. Мин, мәсәлән, авторның әлеге китабы чыкканчы ук сайтта урнаштырылган "Ятим бала" дигән шигырен укыган идем (ул әлеге җыентыкка да кергән). Аның беренче юлларыннан ук балалар йортында ана назы күрү бәхетеннән мәхрүм булган ятим бала күз алдына килеп басты, күземнән яшьләр тәгәрәвен тыеп калып булмады.

Гомумән, шигърияткә әле тәүге адымнар гына ясаучы дисәк тә, шигырьләре көчле, мәгънәле, эчтәлекле, өстәвенә җиңел укылышлы. Шәхсән мин аның әлеге җыентыктагы шигырьләрен бер сулышта укып чыктым. Дөрес, җыентык әле бик калын түгел, әмма киләчәктә калынрак, саллырак китабын күрербез әле дигән ышанычта калабыз.

Сәхнәгә бер-бер артлы Фәниләнең сөенечен уртаклашучылар күтәрелеп торды. Кичә Инзилә Сәлимова, Рөстәм Әхмәтханов, Рифнур Кәбиров кебек җырчы якташларыбызның матур җырлары һәм Фәниләнең шигырьләре белән үрелеп барды. Кичә барышында аның менә дигән тормыш юлдашы, үрнәк әни, тәҗрибәле укытучы, укучылар һәм ата-аналар тарафыннан хөрмәткә лаек мөгаллимә булуы да әйтеп үтелде. Фәнилә Ибраһимова исә "Яшәү матур, яшәү шундый ямьле, якыннарга сөю өләшеп" дигән шигъри юлларда үзенең иҗатын, тормышын гына түгел, үзенең гадилеген, эчкерсезлеген бөтен тулылыгы белән ачып сала кебек.

Рәхмәтлемен язмышыма
Рәхмәтлемен һәркөн язмышыма
Пар канатлы итеп яраткан.
Тормыш юлларымда тиң ярымны
Юлларымда минем очраткан.
Рәхмәтлемен шуңа язмышыма
Кочар өчен биргән кулларны.
Гүзәллекне, якты хыялларны
Күрер өчен биргән күзләрне.
Рәхмәт әйтәм тагын язмышыма
Аяк биргән өчен йөрергә.
Сау-сәламәт, аек акыл белән,
Тормыш үрләренэ менәргә.
Рәхмәтлемен һәркөн язмышыма
Ана иткән өчен бу җирдә.
Балаларым белән горурланып,
Булсын иде яшәп бу җирдә.
Рәхмәт әйтәм һәркөн язмышыма
Рәхәт итеп гомер иткәнгә.
Иҗат дәрте белән янган-көйгән,
Хыялый бер шәхес иткәнгә.

Туганнар
Без бит җиргә матур итеп яшәп,
Тормыш итәр өчен туганнар.
Дөнья көткән чакта таянырга
Кирәк безгә дуслар, туганнар.
Туганнарга сыя барлык серең,
Булган борчуларың, моң-зарың.
Канатланып очып йөргәндә дә,
Онытмыйлар җирдә син барын.
Бер-береңнең хәлен белү җитә,
Иң кирәкле авыр минутта.
Бер җылы сүз күңелләрне назлый,
Терәк була кирәк вакытта.
Туганнардан башка кызык түгел,
Байлык, акча, дан да кирәкми.
Туганнарым әйбәт минем, шөкер,
Алар барда көчле, кирәк мин!
Кем бәхетле?
Кеше кайчан бик бәхетле була?
Җаны,тәне сихәт булганда,
Якыннары аңлап яшәгәндә,
Күнелендә җыр-моң булганда.
Кеше кайчан бик бәхетле була?
Гаиләсе янда булганда,
Балалары исән-имин булып,
Борчуларсыз оя корганда.
Кеше кайчан бик бәхетле була?
Җаны тарткан эше булганда,
Һәркөн иртән хәерле көн теләп,
Хезмәттәшләр көтеп торганда .
Кеше кайчан бик бәхетле була?
Матурлыкны күрә белгәндә,
Җирдә яшәү - олы бәхет, диеп
Сөю, сөелүен сизгәндә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"