Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Йолдызлы кунакханәдән ким түгел

Тулай торак, интернат сүзләре күпләрдә яшәгән өйләреннән шактый аерылып торган, уңайлыклары булмаган күңелсез бер бина булып күз алдына килеп басадыр. Ә менә шәһәребезнең гимназия бинасына караган интернат хакында "биш йолдызлы кунакханә" дип әйтергә була. Гимназиядә бүгенге көндә 225 бала яңартылган, төзекләндерелгән, заманга яраклаштырып җиһазландырылган бинада белем ала. Уку йортының педагогик...

Тулай торак, интернат сүзләре күпләрдә яшәгән өйләреннән шактый аерылып торган, уңайлыклары булмаган күңелсез бер бина булып күз алдына килеп басадыр. Ә менә шәһәребезнең гимназия бинасына караган интернат хакында "биш йолдызлы кунакханә" дип әйтергә була.

Гимназиядә бүгенге көндә 225 бала яңартылган, төзекләндерелгән, заманга яраклаштырып җиһазландырылган бинада белем ала. Уку йортының педагогик коллективы да белемле, үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән укытучылар составыннан тора. Укудан тыш вакытта балалар шушында ук бию түгәрәгенә йөри. Моның өчен махсус хореография залы бар. Мастерскойлар кызлар өчен электр тегү, чигү машиналары, егетләр өчен такта, тимер эшкәртә торган станоклар белән җиһазландырылган. Гимназия бинасында район мәгариф бүлеге начальнигы Наил Габдуллин мәктәп директорлары, мәктәпләрнең ата-аналар комитеты әгъзалары катнашында уздырган җыелыш вакытында һәркем боларны үз күзләре белән күрде, танышты һәм хәтта бераз көнләшеп тә куйды.

Биредә шәһәребез балаларыннан тыш, Юртау, Тупач, Тауасты Байлар, Мәлкән, Воровский кебек якын-тирә авыллардан да йөреп укыйлар. Карлы-буранлы, зәмһәрир салкын кышкы көннәрдә дә, язгы-көзге бозлавык юлларда да автобуслар бер көн калдырмый балаларны гимназиягә белем алырга йөртә. Ләкин теләге булган балалар хәзер рәхәтләнеп гимназиянең интернатында яши ала. Бинада төзекләндерү эшләре төгәлләнгән. 20 торак бүлмә ике һәм өч кеше яши алырлык итеп карават, урын-җир әйберләре, өстәл, урындык, тумбочка, шифоньер белән җиһазландырылган. Монда барысы 65 бала яши ала. Дәрес хәзерләү бүлмәсендә Интернетка тоташкан компьютерлар тора. Ял бүлмәсендә йомшак кәнәфиләр, зур телевизор куелган. Теләге булганнар ашханә бүлмәсендә ашарга пешерә, шунда ук утырып ашый, табак-савытын юа ала. Интернат ике катлы, һәр катында туалет, душ бүлмәләре булдырылган. Балалары янына килгән ата-аналар кунак бүлмәсендә куна ала. Кул белән кер юып азапланасы да, үтүклим дип, бүлмә буйлап үтүк эзләп йөрисе дә юк. Кер юу машиналарыннан, үтүкләрдән һәркем файдалана ала. Интернатның тышкы ягына да, эченә дә видеокамералар куелган, алар сурәтне вахтадагы компьютерга тапшыра. Балалар өчен уңайлы һәм имин шартлар булдырылганын мәктәп директорлары да, ата-аналар да үз кузләр белән күрде.

Интернатта яшәү балалар өчен бушлай булачак һәм аларны көн дәвамында 5 тапкыр ашату да планлаштырыла. Тагын шунысын билгеләп үтәсе килә: әлеге интернатта шәһәребезнең башка мәктәпләрендә укучы балалар да яши ала. Әйтик, нинди дә булса авылдан килеп, әлеге интернатта торырга, ә башка рус телле мәктәпләрдә белем алырга була. Шулай ук урта махсус уку йортларында укучы студентларның да әлеге интернатта тору мөмкинлеге бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"