Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Югары Тәкермән авыл җирлегендә өлкәннәрдә дәрт-дәрман җитәрлек

Югары Тәкермән авыл җирлегенең иҗтимагый тормышында күпьеллык тырыш хезмәте, актив тормыш позициясе өчен Зөлхидә Фәррахова район башлыгы Айдар Салаховның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Педагогик хезмәт ветераны Зөлхидә Мәхдүмовнаны Югары Тәкермән авыл җирлегендә олысы-кечесе хөрмәт итә. Лаеклы ялда булуына карамастан, җәмәгать эшләрендә актив катнашучылардан, кичәләр оештырганда яшьләрне әйдәп йөрүчеләрдән. Ул 5...

Югары Тәкермән авыл җирлегенең иҗтимагый тормышында күпьеллык тырыш хезмәте, актив тормыш позициясе өчен Зөлхидә Фәррахова район башлыгы Айдар Салаховның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Педагогик хезмәт ветераны Зөлхидә Мәхдүмовнаны Югары Тәкермән авыл җирлегендә олысы-кечесе хөрмәт итә. Лаеклы ялда булуына карамастан, җәмәгать эшләрендә актив катнашучылардан, кичәләр оештырганда яшьләрне әйдәп йөрүчеләрдән. Ул 5 елдан артык ветераннар советын җитәкли.

Күпчелек авыл җирлекләренә хас булгача, Югары Тәкермән авыл җирлегендә дә өлкән буын кешеләре халыкның шактый өлешен (35 процентын) тәшкил итә.

Чаллыга якын урнашканлыктан, авылга читтән кайтып төпләнүче кешеләр күбәйде, диелде җирлектәге ветераннар советы рәисе Зөлхидә Фәррахова чыгышында. Алар арасында яшь чагында авылдан китеп,лаеклы ялга чыккач кайтучылар да, бөтенләй чит яклардан килеп урнашучылар да, башка милләт кешеләре дә бар. Шуны күздә тотып, ветераннар советы авылның үз йөзен саклап калу өчен үзләренә хас булган йолаларны, гореф-гадәтләрне пропагандалауны, яшьләргә патриотик, әхлак һәм эстетик тәрбия бирүне максат итеп куйган. Әлеге максатны тормышка ашыру өчен өлкәннәр клуб, мәктәп, авыл советы белән бердәмләшеп эшләргә булганнар. Түбән Тәкермән клубы каршында ветераннар ансамбле оештырылуы - шуның бер чагылышы. Әлеге ансамбль хезмәт кешеләренә хөрмәт күрсәтеп, яшьләргә хезмәт тәрбиясе бирүдә дә зур роль уйный, диелде. Быелгы урып-җыю чорында алар механизаторлар янында басуда чыгыш ясаган. Аларның чыгышы "Яңа гасыр" телеканалында "Туган җир" тапшыруында авыл хезмәтчәннәрен зурлаганда күрсәтелде. Ветераннар ансамбле Югары Тәкермән клубы каршында да оештырылган. Алар әзерләгән "Яшьлегем мизгелләре" дигән әдәби-музыкаль композицияне авыл халкы җылы кабул иткән. Ансамбльгә җитәкче билгеләүдә клуб хезмәткәрләренең булышлыгы кирәк булуы әйтелде.

Шунысы куанычлы, җирлектәге өлкән буын кешеләре актив тормыш белән яшиләр. Авылда үткәрелгән чаралардан читтә калмыйлар: сәхнәгә дә чыгалар, спорт белән дә шөгыльләнәләр. Шундыйлардан Гимастиновлар, Сахабиевлар, Антиповлар гаиләләре, В.Кәшбиев, Х.Хафизова, Н.Рахманов, Г.Авзалованың исемнәре аталды.

Җирлектә гөрләп эшләп торучы мәктәп, балалар бакчасы бар. Мәктәп коллективы сугыш һәм хезмәт ветераннары белән тыгыз элемтәдә тора.Өлкәннәр катнашында яшь буынга тәрбия бирүче чаралар, кичәләрнең еш үткәрелеп торуы билгеләп үтелде. Мәктәптә авыл тарихы музее эшләве әйтелде.

Алдагы көннәргә планнар белән яши ветераннар советы. Әйтик, яшьләргә патриотик, әхлак тәрбиясе бирү, җирле традицияләрне, гореф-гадәтләрне пропагандалау максатыннан Югары Тәкермән клубы каршындагы ветераннар ансамбленең эшен җанландыруны, хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү максатыннан бюджет учреждениеләрендә эшләп лаеклы ялга чыгучыларның фотолары урнаштырылган стенд төзү, авыл тарихы музеен тулыландыруда булышлык итүне максат итеп куйганнар.

Зөлхидә Фәррахова, башлангыч ветераннар советы рәисе:

-Ветераннар советы җирлектәге өлкәннәрнең тормыш-көнкүреш шартлары турында кайгыртуны, аларга медицина хезмәте күрсәтүне, ветераннарның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерүне күздә тота. Ике авылда да өлкәннәребезнең тормыш-көнкүреш шартлары канәгатьләнерлек. Ике авылда да медпункт эшли. Медиклар Ә.Сәлимова, А.Шакирова ачык йөзле, тәмле телле, ярдәм таләп ителгәндә һәрчак янәшәбездә.

Даими ярдәмгә мохтаҗ булган өлкәннәр белән социаль хезмәткәр И.Абдуллина эшли. Үз карамагындагы өлкәннәрнең өйләренә барып хезмәт күрсәтә. Өлкәннәрнең рухи ихтыяҗларын канәгатьләндереп ике авылда да мәчет эшли.Түбән Тәкермән авылындагы мәчеткә узган ел өлкәннәр көче белән косметик ремонт ясалды, яңа мебельләр алынды. Әлеге эшне башлап йөрүче Х.Сахабиевка авылдашлар рәхмәтле. Өлкәннәрне авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова, "Тәкермән" хуҗалыгы җитәкчесе Илфак Мәүҗиев һәрвакыт игътибар үзәгендә тота, тиешле ярдәм күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"