Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Югары Тәкермән авыл җирлегендә Республика көне авыл мәдәният йорты каршында зурлап билгеләп үтелде

Әлеге чарага район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиевтә килгән иде. Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова ачып җибәрде. Алия ханым ярминкәгә килгән халыкны бәйрәм белән тәбрикләде. Аннан соң Камил Нәҗмиев бәйрәмгә килгән халыкны Республика көне һәм ярминкә белән тагы бер кат котлады. Аннары алар ярминкәне карап чыктылар, аның авыл халкы өчен...

Әлеге чарага район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиевтә килгән иде. Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова ачып җибәрде. Алия ханым ярминкәгә килгән халыкны бәйрәм белән тәбрикләде. Аннан соң Камил Нәҗмиев бәйрәмгә килгән халыкны Республика көне һәм ярминкә белән тагы бер кат котлады. Аннары алар ярминкәне карап чыктылар, аның авыл халкы өчен оештырылуына басым ясадылар. Ярминкәдә авыл эшмәкәрләре үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Бәйрәм ярминкәсендә нигездә шушы авыл җирлегендә җитештерелгән азык-төлек, кул эшләнмәләре белән сәүдә иттеләр. Өлгеррәк эшмәкәрләр үз продукцияләрен ике сәгать эчендә сатып та бетерделәр. Биредә сыер ите, суган,аш чөгендере, кишер, бал һәм сөт продукцияләре тәкъдим иттеләр. Иң мөһиме- алар кыйммәт тә түгел иде. Чөнки сатучылар бәясеннән тормадылар, очсызга да сатып җибәрделәр. Авыл мәдәният йорты концерт программасын кызыклы итеп төзегән иде. "Ак калфак" ансамбле, һәм башка үзешчән артистларның чыгышын ярминкәгә чыккан кешеләр алкышларга күмделәр.

Безнең белешмә. Югары Тәкермән авылында мондый ярминкә узган елның азагында, ягъни 2015 елның 30 декабрьендә оештырыла башлаган иде, бу ярминкә сигезенче тапкыр уздырыла. Ярминкәдә "Дәүләтов" КФХсы, "Гараев"КФХсы, "Мингазов" КФХсы һәм башкалар актив катнашалар. Бу ярминкәдә дә шактый суммада продукция сатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"