Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Югары Тәкермән авылында алдан тавыш бирү көнендә ярминкә дә үтте

Безнең иҗат төркеме Югары Тәкермән сайлау участогында булды. Анда санау комиссиясе әгъзалары һәм тавыш бирүчеләр белән аралашты. Алия Шәрипова, Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы: -Безнең җирлектәге 397 нче санлы хисап участогына Югары Тәкермән, Наратлыкичү, Хуҗәмәт авыл җирлекләре керә, шушы җирлектәге авыл кешеләре тавыш бирергә килделәр. Бар халык теләп катнашты. Безнең...

Безнең иҗат төркеме Югары Тәкермән сайлау участогында булды. Анда санау комиссиясе әгъзалары һәм тавыш бирүчеләр белән аралашты.

Алия Шәрипова, Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы:

-Безнең җирлектәге 397 нче санлы хисап участогына Югары Тәкермән, Наратлыкичү, Хуҗәмәт авыл җирлекләре керә, шушы җирлектәге авыл кешеләре тавыш бирергә килделәр. Бар халык теләп катнашты. Безнең җирлектә тавыш бирү шундый итеп оештырылды- ул бәйрәм төсен алды. Мәдәният йорты каршында "Гаиләм - бәхет чыганагым" дигән бәйрәм булды, ул ярминкә белән башланды һәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Ярминкәдә авыл кешеләре шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән продукция белән сату итте, авыл үзешчәннәре концерт куйды.

Халык тормыштан канәгать, чөнки республикабызда, районыбызда,шул исәптән безнең авылда да халык өчен федераль һәм республика программалары эшләп килә. Әлеге программалар киләчәктә дә дәвам итсен, тагын да тулыландырылсын, киңәйтелсен иде. Без үзебез депутатлыкка кандидат итеп күрсәтелгән кешеләрдән безнең, республика мәнфәгате өчен тагын да күбрәк файда китерәчәк дип өмет итәбез.

Дамир Гараев, студент:

-Мин тавыш бирүдә катнашырга конкрет фикер белән килдем. Чөнки авылларның киләчәге турында борчылам. Булачак депутатлыкка кандидат итеп күрсәтелүчеләр бигрәк тә авылдагы яшьләрнең эш белән тәэмин ителүе турында кайгыртырлар дип өметләнәм.

Альфира Минһаҗева, фермер:

-Безнең гаиләбез байтак еллар фермерлык белән шөгыльләнә. Авыл хуҗалыгында проблемалар бик күп. Бигрәк тә авыл хуҗалыгы продукцияләрен сатып алу бәяләре канәгатьләндерми. Булачак депутатларга гозерләребез дә күп. Без өлкән буын, авылда яшьләр калсын иде дигән теләктә. Авылның киләчәге яшьләрдә, дибез. Аларга эшләргә, яшәргә уңайлы шартлар булса, алар авылда калыр иде. Дәүләт програмамалары безнең эшчәнлеккә терәк булып тора. Алга таба да гадирәк һәм яшьләргә таяныч булырлык файдалы программалар кабул ителер дигән ышанычыбыз бар.

Как идет голосование в республике Татарстан, можно посмотреть на нашем сайте в рубрике "В республике". Видеоматериалы с избирательных участков тоже можно посмотреть на нашем сайте.


В день предварительного голосования в Верхнем Такермене прошла ярмарка (ФОТО)

Читайте также:

Использовать возможность выбрать своего кандидата

В Мензелинске стартовало предварительное голосование

Рустам Минниханов пришел на избирательный участок первым

Минзәлә районы авыл халкы киләчәк өчен тавыш бирә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"