Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Юлда йөрү кагыйдәләрен һәркем үтәсен иде

Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен кече яштән өйрәтү хәзерге заманның иң актуаль мәсәләсе булып тора. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, аларның травма алу куркынычын кисәтү максатында киңкырлы эшчәнлек алып бара. Ел дәвамында "Балаларның юлда йөрү курнычсызлыгын кисәтү"- дип аталган профилактик чаралар үткәрелеп тора. Шундый чараларның чираттагысы...

Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен кече яштән өйрәтү хәзерге заманның иң актуаль мәсәләсе булып тора. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, аларның травма алу куркынычын кисәтү максатында киңкырлы эшчәнлек алып бара. Ел дәвамында "Балаларның юлда йөрү курнычсызлыгын кисәтү"- дип аталган профилактик чаралар үткәрелеп тора. Шундый чараларның чираттагысы 15 майдан 15 июньгә кадәр республика күләмендә "Игътибар, балалар!" дигән исем астында айлык буларак дәвам итте. Әйтергә кирәк, әлеге юнәлештәге эшчәнлек "Чебурашка"исемендәге өченче санлы балалар бакчасында ел дәвамында алып барыла. Ә айлык кысаларында бу эшне без тагын да көчәйтәбез. Балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен тагын бер кат кабатладык, ныгыттык, шөгыльләр, төрле викториналар, файдалы әңгәмәләр үткәрдек, балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча төрле биремнәр үтәделәр, слайдлар карадылар. Әлеге чараларны уздыру балаларда күтәренке кәеф тудырырга һәм аң-белем дәрәҗәсен үстерергә ярдәм итте.

Без, тәрбиячеләр, балалар белән генә түгел, ата-аналар белән дә даими эш алып барырга тырышабыз. "Бала транспортта", "Игътибарлы бул, юлда балалар!" темаларына консультацияләр, "Юлда уяу булыгыз!" дигән исем астында китапчыклар әзерләдек. Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү күнекмәләрен тиз генә формалаштырып булмый. Бу шактый катлаулы һәм зур түземлелек сорый торган эш. Без, тәрбиячеләр, юл хәрәкәт иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә торабыз. Алар ярдәме белән шактый күләмдә материал база тупланды, тәрбиячеләр төрле курсларда белемнәрен һәрдаим арттырып торалар. Бу безнең эшебезне тагын да нәтиҗәлерәк, файдалырак итәргә мөмкинлек бирә. Ә без, үз чиратыбызда исә ата-аналарның да активрак булуын, безгә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүдә ярдәм итүләрен теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"
2
X