Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Юнәлеш – табышлы культураларга

Быел район җитәкчелеге аграрчыларның игътибарын бөртеккә кукуруз, рапс кебек табышлы культураларның (высокомарживальные культуры) мәйданын арттыруга юнәлдерә. Район башлыгы Айдар Салахов, "Органик Групп" идарәче компаниясе директоры Илдар Гыймадиев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Юрий Исламов, хуҗалык җитәкчеләре, агрономнары катнашында үткән семинарда да сүз шул хакта барды. Семинар-киңәшмә "Органик Групп...

Быел район җитәкчелеге аграрчыларның игътибарын бөртеккә кукуруз, рапс кебек табышлы культураларның (высокомарживальные культуры) мәйданын арттыруга юнәлдерә.

Район башлыгы Айдар Салахов, "Органик Групп" идарәче компаниясе директоры Илдар Гыймадиев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Юрий Исламов, хуҗалык җитәкчеләре, агрономнары катнашында үткән семинарда да сүз шул хакта барды. Семинар-киңәшмә "Органик Групп Чулман" агрофирмасы "Минзәлә" хуҗалыгы басуында үтте.

Район башлыгы Айдар Салахов табышлы культуралар мәйданын арттыруның игътибар үзәгендә булырга тиешлеген искәртте:

- Игенчелектә дә, терлекчелектә дә акчалата керем алуны арттыру өчен табышлы культуралар мәйданын арттыру өстенлекле юнәлеш. Бөртек өчен үстерелүче кукуруз - ул энергетик әһәмияткә ия булган культуралардан, аны терлекләр рационына кертеп, без терлекчелектә сөт җитештерүне арттыруга ирешүне максат итеп куябыз. Шуңа күрә хуҗалыкларда әлеге культураларны игүдә технологияләрне төгәл саклауга әһәмият зур булырга тиеш.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлеге начальнигы Нурлыгаян Нәбиев семинарда катнашучыларны чәчү барышы белән таныштырды, уҗымнарның, күпьеллык үләннәрнең торышы турында сөйләде.

- Район басуларында сабан культуралары чәчү тулы көченә бара, район буенча 11560 гектарда (бу планга карата 30%) бөртекле сабан культуралары җир куенына салынды. Район буенча быел бөртек өчен кукуруз 2300 гектарда чәчеләчәк(силос өчен кукуруз 3800 гектарда), аны "Органик Групп "Чулман" һәм "Органик Групп "Минзәлә" агрофирмаларында 1000әр гектарда игү күздә тотыла. Узган ел ул әлеге агрофирмаларда 200әр гектарда игелде. Рапсны узган ел 5500 гектарда үстергән идек, быел аның да мәйданы арттырыла, 6700 гектарда чәчү планлаштырыла, - дип Нурлыгаян Муллахметович быелгы планнар турында сөйләде.

Әлеге компаниянең баш агрономы Айдар Хәкимов кукуруз игү технологиясе, нинди сортлар белән эшләүләре турында сөйләп үтте. Биредә кукурузның "Краснодарский 194МВ"сорты (гибриды) чәчелә. Агрофирмаларга ул "РАЦИН" аша кайтарыла.

Район башлыгы Айдар Салахов әлеге сортның иртә срокларда өлгерүен билгеләп үтте:
-Хәзер җир өлгергән, бөртек өчен кукуруз чәчәргә хәзер оптималь срокларны кулдан ычкындырмаска кирәк. Хәзер чәчәбез икән, көзге яңгырлар башланганчы, сентябрьнең башларында, аның уңышын җыеп алырга була, диде ул.

Семинарда катнашучылар кукурузны чәчү нормасы, өлгерү срогы белән кызыксындылар.

Нурлыгаян Муллахметович әлеге сорауларга җавап бирде:
-Кукурузның чәчү нормасы - 1 гектарга 25 кг. Бер погонлы метрга ул 6-7 данә исәбеннән чәчелә, ягъни 1 гектарга 97 мең данә. Чәчү бара торган әлеге кукуруз басуында туфракның температурасы 7 см тирәнлектә 10,8 градус тәшкил итә, димәк, чәчәргә ярый. Әлеге агрофирма басуларына чәчелә торган әлеге сортның өлгерү срогы - 110 көн, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"