Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

“Заиковский”ның чәчкечләре-яңа, орлыклары-элиталы

Язгы кыр эшләренә әзерлек буенча семинар "Заиковский" ҖЧҖ хуҗалыгында үтте. Аны район башлыгы Айдар Салахов алып барды. Семинар эшендә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Юрий Исламов, район белгечләре, агрофирма, хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар, җирлек башлыклары катнашты. Семинарның практик өлеше хуҗалыкның, машина трактор паркында һәм ындыр табагында үтте. Машина трактор...

Язгы кыр эшләренә әзерлек буенча семинар "Заиковский" ҖЧҖ хуҗалыгында үтте.

Аны район башлыгы Айдар Салахов алып барды. Семинар эшендә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Юрий Исламов, район белгечләре, агрофирма, хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар, җирлек башлыклары катнашты.

Семинарның практик өлеше хуҗалыкның, машина трактор паркында һәм ындыр табагында үтте. Машина трактор паркында язгы кыр эшләренә катнашачак бөтен төр техника агрегатлаштырылган, әзерлек сызыгына куелган. Дәүләт техник инспекторы Ринат Гыйльманов техникаларны техник күзәтү үткәрү белән таныштырды, эш барышында фаҗигаләр килеп чыкмасын өчен үтәлергә тиешле техника куркынычсызлыгы таләпләренә тукталды.Ындыр табагында орлыкларны агулау эффектлылыгы, үсеш стимуляторларын, био һәм микро ашламаларны куллану, орлыкларның тишелешен арттыру буенча технологик чараларның мөһимлегенә басым ясалды. Татарстандагы био завод директоры Роза Ибатуллина үз продукцияләренең өстенлеге хакында бәян итте. Быелгы язгы чәчү эшләре районда атна-ун көн эчендә башланыр дип көтелә. Радик Фаттаховның техникасы бүген үк басуга чыгып китәргә әзер.Әмма районда күәтле тракторларны ремонтлау әлегә төгәлләнмәгән. Бигрәктә "Органик групп" идарәче компаниягә караган хуҗалыкларында запас частьлар белән проблемалар бар. Россия авыл хуҗалыгы үзәге филиалының Минзәлә бүлекчәсе җитәкчесе Назыйм Сахибутдинов хуҗалыклардагы орлык запасына анализ ясады, район хуҗалыкларында булдырылырга тиешле сортларны атады, югары сыйфатлы орлыкларның югары уңышка нигез булачагына басым ясады һәм "Заиковский" дагы элиталы сортлы орлыкларны сатып алырга тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"