Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

“Звездочка” йолдыз кебек балкый

Бүген Воровский исемендәге поселокта балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп капиталь ремонттан соң кабат ачылды. Аны ачу тантанасында район башлыгы Айдар Салахов, район мәгариф бүлеге начальнигы Наил Габдуллин, "Мензелинсксервис" ҖЧҖ җитәкчесе Егор Юдин, район Советы депутаты Эдуард Кузнецов һәм башка бик күп кенә рәсми вәкилләр катнашты. Бакчаны ачканда район башлыгы Айдар...

Бүген Воровский исемендәге поселокта балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп капиталь ремонттан соң кабат ачылды. Аны ачу тантанасында район башлыгы Айдар Салахов, район мәгариф бүлеге начальнигы Наил Габдуллин, "Мензелинсксервис" ҖЧҖ җитәкчесе Егор Юдин, район Советы депутаты Эдуард Кузнецов һәм башка бик күп кенә рәсми вәкилләр катнашты.

Бакчаны ачканда район башлыгы Айдар Салахов бүген сездә икеләтә бәйрәм, сезнең поселокның икенче сулышы ачыла. Юдиннар көче белән поселок җанлана, мәктәп һәм балалар бакчасы ачылды һәм киләчәктә дә поселокта яшәүчеләр өчен уңай шартлар тудырылачак, юллар салына һәм алдагы елларда клуб, фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк. Республика һәм Россия прграммаларында катнашып поселокны тагы да матурлаячакбыз. Районыбызда шундый егетләр булганда горурланырга гына кирәк. Һәм нинди генә авырлыклар булса да Татарстаныбызда һәм районыбызда Президент программаларын тормышка ашырылу тукталмаячагын билгеләп үтте. Биредә матурлыкны тудыруда Егор Юдин җитәкләгән коллектив та шактый зур көч куйды дип азсызыклады ул. Бу бакча һәм мәктәпнең даими олы йөрәкле булышчысы, 19 миллион сумга капиталь ремонт уздырды. Биредә бик матур архитектура корылмалары төзелгән. Бакчаны ачу тантанасында Айдар Салахов "Мензелинсксервис" ҖЧҖ җитәкчесе Егор Юдин һәм "Метасервис" ҖЧҖ җитәкчесе Алексей Юдинга район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Аннары Егор Алексеевич якташларына үз теләкләрен ирештерде. Кунаклар кызыл лентаны кисеп үткәннән соң балалар бакчасының эченә үткәч шаккаттылар. Бу бакчаның тышкы яктан матур булуына да, бина эчендәге уңайлыклар тудырылуына да бик сокланып йөрделәр.капиталь ремонтның подрядчысы биредәге мебель, җиһазларны "Лига" ҖЧҖгә ясаткан. Бу бакчаның төзелгәннән бирле бернинди ремонт күргәне булмаган,балалар бакчасы совхозның балалар бакчасына күчкәч бу бина ташландык хәлгә килгән иде. Менә ниһаять аны Егор Юдин аны капиталь төзекләндерде, монда балаларга уйнар, ял итү һәм йоклау өчен бөтен шартлар тудырылган.

Безнең өстәмә.

Юдиннар үз поселогы өчен бик күп эшләр эшлиләр. Моннан 7 ел элек ташландык хәлгә килгән кысасы гына калган чиркәүне торгыздылар, быел тагы шул чиркәүне кабаттан капиталь төзекләндерделәр. Авыл кешеләренең пай җирләрен алып КФХ оештырдылар, иген үстерәләр,мөгезле эре терлек һәм сарыклар асрыйлар. Алар шулай ук алма бакчасын яңадан торгыздылар, буалар буып анда халыкка ял итәр һәм балык тотар өчен уңай шартлар тудырдылар. Әле күптән түгел генә изге чишмәнең чыганагын тазартып, реставрация ясап чишмәне дә торгыздылар. Гомумән алганда Юдиннар районыбызга үз туган авылларына 67 миллионнан артык инвестиция керттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"