Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вопрос руководителю

Минзәлә районының Тулбай авылында киләсе елда яңа клуб төзелә: авыл халкы моңа сөенәме?

"Минзәлә" мәгълүмат-мөхәррият үзәгенә Тулбай авылында яшәүче Рашат Нуриевтан түбәндәге эчтәлектә хат килде: -Авыл җыенында күтәрелгән безнең гозеребезне истә тотып, киләсе елда авылыбызда яңа клуб бинасы төзелә дигәч, бик сөендек. Ләкин аның зур булмаячагын ишеткәч, аптырашта калдык. Яңа бина төзегәч, нигә инде аны зуррак итеп салмаска? Безнең авылда 300гә якын кеше...

"Минзәлә" мәгълүмат-мөхәррият үзәгенә Тулбай авылында яшәүче Рашат Нуриевтан түбәндәге эчтәлектә хат килде:

-Авыл җыенында күтәрелгән безнең гозеребезне истә тотып, киләсе елда авылыбызда яңа клуб бинасы төзелә дигәч, бик сөендек. Ләкин аның зур булмаячагын ишеткәч, аптырашта калдык. Яңа бина төзегәч, нигә инде аны зуррак итеп салмаска? Безнең авылда 300гә якын кеше яши, ял көннәрендә кайтучылар белән 500гә дә җитә. Клубта чаралар үткәрелсә, ул клубка кем генә сыяр икән? Аны 100 урынга салып булмасмы?

Тулбай авылында клуб төзелешенә карата район башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Данир Фәхретдиновның фикере болай:

-Республика программасы буенча мәдәни-социаль әһәмияткә ия булган объектларны төзегәндә беренче чиратта авылның перспективасы, күпме кеше яшәве, киләчәге күз уңында тотыла. Кечкенә авылга зур клуб салып куеп булмый, аннары аны карап тоту, җылыту мәсьәләсе турында да истән чыгарырга ярамый. Яңа бина төзелүенә сөенергә кирәк.

Тулбай авылында күпфункцияле үзәк төзелешенә кагылышлы мәсьәлә буенча район башкарма комитетының инфраструктура үсеше һәм инвестицияләр буенча урынбасары Васил Гыйләҗетдиновка да мөрәҗәгать иттек, ул безгә түбәндәгеләрне хәбәр иттте:

-Тулбай авылында 268 кеше яши.ТР Министрлар Кабинетының "2016 елда төзелергә тиешле мәдәният әһәмиятендәге объектлар исемлеген раслау турында"гы 21.20.2015 елгы 2354-р күрсәтмәсе нигезендә ТР Минзәлә районы Тулбай авылында 50 урынга күпфункцияле үзәк төзү күздә тотыла, аны төзү өчен 5,2 миллион сум акча каралган.

Яңа объектны төзегәндә финанс чыгымнарын, милекне тоту нормативы күләмен, шулай ук күпме кеше йөрүен билгеләүче төп параметр булып авылда яшәүче кешеләр саны тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"