Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вопрос руководителю

Тулбай авылында яңа клуб төзеләчәк, юллар да салыныр

Тулбай авылыннан Рашат Нуриев редакциягә юллаган хатында авылларында Школьная урамының бер өлешенә вак таш җәелүе, авылдашларының рәхмәтле булуы турында язып җибәргән иде. "Тагын алдагы елларда урамның калган өлешенә, шулай ук Социалистическая урамының бер өлешенә вак таш җәя алсалар, Тулбай авыл халкы бик сөенер иде, зур өметләр баглап калабыз", дип тәмамланган...

Тулбай авылыннан Рашат Нуриев редакциягә юллаган хатында авылларында Школьная урамының бер өлешенә вак таш җәелүе, авылдашларының рәхмәтле булуы турында язып җибәргән иде. "Тагын алдагы елларда урамның калган өлешенә, шулай ук Социалистическая урамының бер өлешенә вак таш җәя алсалар, Тулбай авыл халкы бик сөенер иде, зур өметләр баглап калабыз", дип тәмамланган иде хат авторының язмасы. Әлеге хат газетада басылып чыкты. Шушы уңайдан Урыс авыл җирлеге башлыгы Фазыл Мәүлин безгә түбәндәгеләрне хәбәр итте:

-Әйе, әлеге Школьная урамының 900 метрына вак таш җәелде, тагын 800 метр тирәсе калды. Социалистическая урамына килсәк, киләсе елда әлеге урамда 50 урынга яңа клуб төзү планлаштырыла. Клубка килә торган юлга вак таш җәеләчәк, бәлки шул вакытта әлеге юллар өлешчә булса да ремонтланыр дип ышанабыз.

Хәзерге вакытта клуб салынасы территорияне агач-куаклардан чистарту эшләре алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"