Минзәлә
  • Рус Тат
  • Соңгы хәбәрләр

    • 22 гыйнвар 2020 - 18:45
      Ветераннарнын тормышлары романнар язарлык
      Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 21 гыйнвар көнне Аю авыл китапханәсе "Аларның тормышы - романнар язарлык ", дигән акция, тыл ветераннары белән өйләрдә очрашулар башлап җибәрде.
    • 17 гыйнвар 2020 - 13:27
      Татарстанда минималь хезмәт хакы 14 мең сумнан да ким булмаска тиеш
      Эш бирүчеләр 2020 елның 1 гыйнвареннан минималь хезмәт хакының күпме булырга тиешлеген истән чыгармаска тиешләр.
    • 16 гыйнвар 2020 - 15:24
      "Минзәлә" газетасының 17 гыйнвар санына күзәтү
      Узган атна нинди яңалыклар алып килде?
    • 9 гыйнвар 2020 - 15:57
      “Мөшеге чишмәләре” исемле китап чыкты
      Татар Мөшегесе авылында яшәүче Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлфирә Ханова “Мөшеге чишмәләре” исемле китап чыгару бәхетенә иреште.
    • 9 гыйнвар 2020 - 13:23
      "Минзәлә"-"Мензеля" газетасының 10 гыйнварда чыгучы санына күзәтү
      Хөрмәтле укучылар, сезне район газетасының 2020 елда чыгучы 1 нче санының эчтәлеге белән таныштырып узабыз!
    • 4 гыйнвар 2020 - 13:56
      Кәефләр күтәренке, күңелләр шат
      Яңа өметләр, матур хыяллар белән Яңа елны каршыладык, җиһаныбызда яңа, 2020 ел тантана итә. Минзәләлеләр – район газетасын укучыларыбыз Яңа елны кайда, ничек каршылаган, бәйрәм көннәрен ничек үткәрәләр? Бу бәйрәм алар өчен кай ягы белән күңелле? Шушы хакта аларның фикерләрен белештек.
    • 4 гыйнвар 2020 - 09:58
      Дусай Кичү авыл клубында балалар өчен махсус чыршы бәйрәме үткәрелде
      Бу хакта безгә “Минзәлә” газетасын даими укучыбыз –клуб мөдире Гөлнара Гайсина хәбәр итте. Газетага 2020 елның беренче яртысына да язылып куюын әйтте.
    • 3 гыйнвар 2020 - 14:17
      Җәмәк авылында әле генә Кыш Бабай призына шашка һәм теннис ярышлары тәмамланды
      Безнең "Минзәлә" газетын укучыбыз, күптәнге дустыбыз, авыл клубы мөдире Фарих Хабибуллин хәбәр итүенчә, авыл кечкенә генә булса да шушы салкын көндә дә ярышлар бик кайнар үткән. Һәм Җәмәк авылның 2020 елның башышнан ук шашка буенча җиңүче булып Рәсим Фаттахов саналачак.
    • 29 декабрь 2019 - 09:16
      Барлык һөнәр дә мөһим, барлык һөнәр дә кирәк!
      Җир йөзендә нинди генә һөнәрләр юк: пешекче, хисапчы, табиб, китапханәче, тәрбияче, укытучы, рәссам һәм башкалар. Ә менә эшче һөнәрләргә исә ихтыяҗ беркайчан да кимеми. Киресенчә, пешекче, тегүче, эретеп ябыштыручы, слесарь, электрик, авыл хуҗалыгы белгечләренә бүгенге көндә сорау аеруча зур. Эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү, кызыксыну уяту, яңа технологияләрне үзләштерү – болар барысы да бүгенге көндә заман таләбе булып тора.
    • 26 декабрь 2019 - 11:27
      "Минзәлә" газетасының 27 декабрь санына күзәтү
      Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Сезнең кулларда газетаның быел соңгы саны, әмма без сезнең белән хушлашмыйбыз, чөнки алдагы, 2020 елда да, сез безнең белән. Бәйрәмнәргә бәйле рәвештә, яңа елда беренче сан 10 гыйнварда чыга. Бәйрәмнәр белән сезне!
    • 23 декабрь 2019 - 10:30
      Табигатькә йөрәгең белән кагыл!
      Минзәлә шәһәренең 5 нче "Таңкай" балалар бакчасында табигатьне саклау буенча күпкырлы эш алып барыла. Бүгенге көндә экология дөньякүләм әһәмиятле, мөһим мәсьәләләрнең берсе булып санала. Табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблема. Шуның өчен балалар бакчасында тирә-якны өйрәнү, табигатькә сакчыл караш, экологик тәрбия зур урын алып тора.
    • 20 декабрь 2019 - 16:16
      ...... Көчсез кыш......
      Якташыбыз Фәридә Сәхәбиева (Гәрәева) шигыре
    • 19 декабрь 2019 - 11:13
      "Минзәлә" газетасының 20 декабрь санына күзәтү
      Узган атнада Минзәләдә нәрсәләр булды?
    • 17 декабрь 2019 - 15:54
      Игътибар - конкурс!
      Әлеге Чыршы монологын безгә Минзәлә урманчылыгының өлкән дәүләт инспекторы урынбасары Марсель ХАННАНОВ җибәрде. Моның өчен без аңа рәхмәтле. Әлеге монолог өчен аңа бездән приз бар инде. Әмма шунысы бар, автор әлеге мәкаләгә исем куймаган. Яңа ел бәйрәме алдыннан һафага төшкән чыршының бөтен кичерешләрен чагылдырган мәкаләнең исемен сездән көтеп калабыз, хөрмәтле дуслар! Әлеге язмага кем кызыклы исем уйлап таба, шуңа “Татмедиа”АҖнең “Минзәлә-информ” филиалыннан приз!
    • 16 декабрь 2019 - 10:25
      Венера театрның баласы да һәм анасы да
      Узган атна ахырында Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры актрисасы Татарстан Республикасының халык артисты Венера ханым Нигъматуллина үзенең 70 яшьлек бәйрәмен һәм сәхнә эшчәнлегенең ярты гасырлык юбилейын зурлап билгеләп үтте.
    Реклама