Минзәлә
  • Рус Тат
  • 2014 ел уңышы өчен минималь ашлык хакы күпме торыр?

    Авыл хуҗалыгы продукциясе, чималы һәм азык-төлек базарын җайга салу өчен дәүләт сатып алу һәм товар интервенциясе Кагыйдәләре нигезендә РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2014 елгы уңыш өчен ашлык бәяләре билгеләнде. Идел буе федераль округы буенча 1 тонна ашлык өчен минималь бәяләр түбәндәгечә: 3 класслы йомшак бодай - 6750 сум, 4...

    Авыл хуҗалыгы продукциясе, чималы һәм азык-төлек базарын җайга салу өчен дәүләт сатып алу һәм товар интервенциясе Кагыйдәләре нигезендә РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2014 елгы уңыш өчен ашлык бәяләре билгеләнде. Идел буе федераль округы буенча 1 тонна ашлык өчен минималь бәяләр түбәндәгечә: 3 класслы йомшак бодай - 6750 сум, 4 класслысы - 6450 сум, 5 класслысы - 6100 сум, "А" группалы арыш - 5100 сум, фураж арпасы - 5150 сум, 3 класслы кукуруз ашлыгы - 5600 сум.

    Әлеге приказ 2014 елның 1 июленнән көченә керә. Татарстанда агымдагы ел уңышын базарда ваклап сату бәяләре шушы минималь бәяләргә ориентлашып куелачак. Ләкин чынлап та минималь булырмы, монысын инде базар күрсәтер.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: