Реклама
Район башкарма комитетының ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, апрель аенда 32 нарасый дөньяга килгән, май аенда исә ике балага кимрәк туган. Апрельдә 9 яңа гаилә төзелгән, майда бераз азрак - алты пар язылышкан. Кызганыч, шул ук май аенда аерылышучылар да күбрәк булган - 9, ә апрельдә ике гаилә парсыз калган....
Район башкарма комитетының ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, апрель аенда 32 нарасый дөньяга килгән, май аенда исә ике балага кимрәк туган. Апрельдә 9 яңа гаилә төзелгән, майда бераз азрак - алты пар язылышкан. Кызганыч, шул ук май аенда аерылышучылар да күбрәк булган - 9, ә апрельдә ике гаилә парсыз калган. Вафат булучыларга килгәндә, майда - 39, апрель аенда 43 кеше якты дөньядан киткән.
Нарасыйларга сирәк очрый торган Эльзана, Нәргизә, Алима, Самира, Солтан, Эмиля, Сабина исемнәре кушылган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз