Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Акция мәрхәмәтлеләрне барлый

Чираттагы шимбә киңәшмәсендә социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Мясникова "Мәрхәмәтле телефон"республика хәйриячелек акциясенең беренче этабы нәтиҗәләре турында сөйләде.

Акция кысаларында мохтаҗ кешеләргә "хәвефле кнопка"лы кәрәзле телефон алу өчен спонсорлык ярдәме күрсәтүне сорап җитәкчеләргә, эшмәкәрләргә, депутатларга хатлар таратылган, нәтиҗәдә 1 телефон һәм 32 мең сумнан артык акча тупланган. Бүгенге көндә авылдагы 11, шәһәрдәге 20 кешегә шундый телефоннар тапшырылган. Татьяна Мясникова шушы акциядә катнашып, мәрхәмәтлелек кылучыларны - спонсорлык ярдәме күрсәтүчеләрне санап узды.

Киңәшмәдә район башлыгы Расим Садыков әлеге акцияне оештыруга зур өлеш куйган социаль яклау бүлеге коллективына һәм акциядә катнашучыларга тирән рәхмәтен белдерде.

Декабрь аенда әлеге акциянең икенче этабы дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев