Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Алар - чемпион

Яр Чаллы шәһәрендә 1998-1999 елда туган кызлар арасында волейбол буенча Татарстан Республика чемпионаты узды. Ярышларда бөтен республикадан 17 команда җыелган иде. Безнең кызлар Әлки, Чирмешән һәм Алексеевск район командаларын җиңеп, үз төркемнәрендә сайлау турыннан үтеп, финалга чыктылар. Буа һәм Җәлилдән килгән гадәти көндәшләрен партияләп 2:1 исәп белән җиңделәр. Тренер-укытучы Виктор...

Яр Чаллы шәһәрендә 1998-1999 елда туган кызлар арасында волейбол буенча Татарстан Республика чемпионаты узды.

Ярышларда бөтен республикадан 17 команда җыелган иде. Безнең кызлар Әлки, Чирмешән һәм Алексеевск район командаларын җиңеп, үз төркемнәрендә сайлау турыннан үтеп, финалга чыктылар. Буа һәм Җәлилдән килгән гадәти көндәшләрен партияләп 2:1 исәп белән җиңделәр. Тренер-укытучы Виктор Беспалов һәм аның төркеменә йөрүче кызларның тренировкаларда ничек шөгыльләнүен исәпкә алсак, бу нәтиҗәне көтәргә була иде.

Болардан тыш шуны да искәртү кирәк, районда волейбол үсешенә район хакимияте дә зур өлеш кертә. Соңгы елларда Николаевка, Мәлкән, Коноваловка мәктәпләрендә волейбол бүлекчәләре ачылу шулай ук үз җимешләрен бирде. Шушы системаны үстерергә һәм ныгытырга кирәк. Чөнки авыл һәм мәктәп балалары башка спорт төрләре кебек үк, волейбол белән дә даими шөгыльләнсәләр, район һәм республикада үткәрелгән ярышларда югары нәтиҗәләргә ирешәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X