Минзәлә
  • Рус Тат
  • Алинә Заһитова бүләк БМВ машинасын әтисенә бирәм, диде

    Олимпиадада алтын медаль яулаган Алинә Заһитовага уңышлары өчен БМВ машинасы бүләк иттеләр. Кичә Премьер-министр Д.Медведев тапшырган машина ачкычларын Алинә әти-әнисенә бирәм, дип әйтте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте. "Әти-әни мине Олимпиадага әзерләде, машинаны аларга бирәм", - диде Алинә. 15 яшьлек Алинә Заһитова тагын өч елдан, йөртү өчен таныклык алгач,...

    Олимпиадада алтын медаль яулаган Алинә Заһитовага уңышлары өчен БМВ машинасы бүләк иттеләр. Кичә Премьер-министр Д.Медведев тапшырган машина ачкычларын Алинә әти-әнисенә бирәм, дип әйтте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

    "Әти-әни мине Олимпиадага әзерләде, машинаны аларга бирәм", - диде Алинә.

    15 яшьлек Алинә Заһитова тагын өч елдан, йөртү өчен таныклык алгач, бу машинада үзе йөрергә җыенганын да әйтте.

    Япониядәге җанатарлары Алинәгә акита-ину токымлы эт бүләк итәргә вәгъдә биргән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: