Реклама
Үткән атнада дүшәмбе көнне, иртәнге җиделәрдә, Рус Караннан Минзәләгә барганда Х. ВАЗ-21099 автомобилендә идарәсен югалтып сул як кюветка чыга, машинасы әйләнә.
Сәбәбе - юл хәрәкәте кагыйдәләренең 10.1 пунктын үтәмәү (транспорт средствосының хәрәкәтен өзлексез күзәтергә мөмкинлек бирә торган тизлекне сакламаган).
Юл-транспорт вакыйгасына юлыгучы пассажирлар хастаханәгә озатылсалар да, пассажирларның берсе - 1 яше дә тулмаган нарасый алган травмалардан реанимациядә вафат була, өчесе тән җәрәхәтләре ала.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз