Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Ательеда хезмәт күрсәтүнең кагыйдәләре

Ишегалдында яз. Индивидуаль һәм кабатланмас кием кияргә яратучыларны турыдан-туры юл ательега алып бара.

Кием дизайны аша үз-үзеңне күрсәтү идеясы безгә кадәр дә булган, безнең көннәрдә дә дәвам итә, мең елдан соң да шулай булачак. Кием-салым һәрвакыт аның иясенең статусын һәм җәмгыятьтәге урынын символлаштыра.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре түбәндәгеләрне аңлата:

Әлеге төр хезмәт күрсәтү эшчәнлеге «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 РФ Законы (алга таба - Закон), «Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләрен раслау турында» 21.09.202020 ел, № 1514 РФ Хөкүмәте карары (алга таба - Кагыйдәләр) белән җайга салына.

Законның 9 ст. 1 пункты нигезендә, башкаручы кулланучыга үз оешмасының фирма атамасын, аның урнашу урынын (юридик адрес), эш режимы һәм күрсәтелә торган хезмәтләр турында барлык дөрес мәгълүматны җиткерергә тиеш.

Хезмәт күрсәтү (эш башкару) турында шартнамә язма рәвештә (квитанция, башка документ рәвешендә) рәсмиләштерелә һәм башкаручы оешманың фирма атамасы һәм юридик адресы (индивидуаль эшкуар өчен-фамилиясе, исеме, атасының исеме, дәүләт теркәве турында мәгълүматлар); салым түләүченең идентификация номеры; хезмәт күрсәтү (эш) төре; хезмәт күрсәтү (эш) бәясе, материалларның төгәл атамасы, тасвирламасы һәм хезмәт (эш) кулланучы материалларыннан яисә башкаручы материалыннан башкарыла; заказны кабул итү һәм үтәү даталары; күрсәтелә торган хезмәтләр (башкарыла торган эшләр) спецификасына бәйле башка кирәкле мәгълүматлар; кулланучының хезмәт күрсәтүнең (эшнең) тулы бәясен түләү турында билге, яисә, әгәр мондый түләү башкарылмаса, аванс бирү турында билге; заказны кабул иткән зат вазыйфасы һәм аның имзасы, шулай ук заказ биргән кулланучы имзасы.

Хезмәт күрсәтү (эшләр башкару) турындагы килешүнең бер нөсхәсе башкаручы тарафыннан кулланучыга бирелә.

Кулланучы материалы белән хезмәт күрсәтү (эшләр башкару) барышында  кагыйдәләренең 10 пункты нигезендә, башкаручы «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының 35 һәм 36 статьяларында билгеләнгән таләпләрне һәм бурычларны үтәргә тиеш.

Кулланучы хезмәт күрсәтү (эшләр башкару) турында килешүдә каралган тәртиптә һәм срокларда башкаручы катнашында башкарылган эшне (аның нәтиҗәсен) карап чыгарга һәм кабул итәргә бурычлы.

Килешүнең эш нәтиҗәсен начарайта торган чигенүләр яки эштәге башка җитешсезлекләр ачыкланган очракта кулланучы бу хакта башкаручыга хәбәр итәргә тиеш. Күрсәтелгән җитешсезлекләр актта, йә кабул итүне раслаучы башка документта күрсәтелергә тиеш.

Эшне кабул иткәннән соң, анда хезмәт күрсәтү (эшләр башкару) турындагы шартнамәдән чигенгән кулланучы яисә кабул итүнең гадәти ысулында (яшерен җитешсезлекләр) билгеләнә алмый торган башка җитешсезлекләрне, шул исәптән башкаручы тарафыннан алдан белеп яшерелгән җитешсезлекләрне ачыклаган кулланучы бу хакта башкаручыга тиешле срокта хәбәр итәргә тиеш.

Кулланучы, башкарылган эш нәтиҗәсен алу яки аны кабул итүдән баш тартып килмәгән очракта, башкаручы, кулланучыны язмача кисәтеп, мондый кисәтүдән соң 2 ай узгач, эш нәтиҗәсен тиешле бәягә, ә башкаручыга тиешле барлык түләүләрне исәпкә алып, алынган сумманы, Россия Федерациясе Граждан кодексының 327 статьясында каралган тәртиптә депозитка кертергә хокуклы.

Килеп туган сораулар буенча консультатив ярдәм сорап Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының кайнар линия телефоны аша: 88552-71-43-03 шалтыратырга мөмкин.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең

Яр Чаллы территориаль органы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев