Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Авыл хуҗалыгында ниләр бар

* "Чулман" агрофирмасы электр энергиясе өчен түләүләрне, салымнарны вакытында түли. Эш­челәргә дә гыйнвар ае өчен хезмәт хакы түли баш­ладылар.

* Язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен "Вамин-Минзәлә" агрофирмасына 33 млн сумлык, "Чулман" агрофирмасына 32 млн сумлык минераль ашлама кирәк.

* "Мензелинские зори" агрофирмасы язгы кыр эшлә­ре өчен 600 тонна аммиак селитрасы алырга акча күчерде. Якын көннәрдә агрофирманың автомаши­налары ашламаны ташый башлаячаклар.

* Район агрофирмаларына, хуҗалыкларына быел­гы язгы кыр эшләрен башкару өчен 9 млн 584 мең сум күләмендә ГУП "Рацин" аркылы субсидия рә­вешендә ашлама кайтыр дип көтелә. Агрофирма хуҗаларының әлеге оешмага бурычлары булмаса субсидияне бирә, бурычлыга ашлама юк дигән сүз.

* Соңгы 6 ел эчендә районыбызның авыл хуҗалыгы­на 4 млрд 737 млн сум инвестиция салынган, шуның 3 млрд 915 млн сумы терлекчелек биналарын ре­монтлауга тотылган, 822 млн сумына яңа техника сатып алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев