Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

"Бик сагындым. бик сагындым сезне, кызлар!" Интернетта популярлык казанган видеоның герое кем икәне билгеле булды

Бу видеоның авторы - Мәскәүдән Рәфис Атаказов.

Рәфис Атаказовны "Татар радиосы" хезмәткәрләре эзләп тапкан. Айваз Садыйров үз аккаунтына бу кешенең кем икәнен яза.

"Ватсапта видеосы таралган елак абзыйны хәтерлисезме? Сагындым, сагындым цитатасы озак төшмәде халык теленнән.  

 

Бу абзаңның исеме Рәфис. Фамилиясе дә үзе кебек шаян - Атаказов! Аның лентасын елмаймыйча карау мөмкин түгел. Фикерләре, күзәтүләре белән дә бүлешә, җырлап та җибәрә, шигырьләр дә сөйли. Туган тел хакындагы язмаларга, фикерләренә дә урын таба абыебыз. Гадәти булмаган образы, мишәр акценты үзенекен итә - караган саен, карыйсың аның видеоларын", - дип яза Айваз.

 

Рәфис Атаказов безгә интервью да бирде. Аны соңрак укырга мөмкин булачак.



 

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/sozial-chelter-joldyzlari/bik-sagyndym-bik-sagyndym-sezne-kyzlar-internetta-populyarlyk-kazangan-videony-geroe-kem-ik-ne-bilge/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев