Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Бикбауда үлүчеләр күп, туучылар бик аз

Бикбау авыл җирлегенә Бикбау, Куян, Ахматовка авыллары керә. Аларда барысы 588 пропискада торучының 427 се генә авылда исәпләнә. Калганнары чит шәһәрләрдә тора,кайсыберләренең фатирлары да бар хәтта. Пропискада торучыларның 14 студент, 17 авыруы буенча пенсия ала, 295 е пенсия яшендә, 237 се хезмәткә яраклы, 34 эшсез булып исәпләнә. Хезмәткә яраклы кешеләрнең...

Бикбау авыл җирлегенә Бикбау, Куян, Ахматовка авыллары керә. Аларда барысы 588 пропискада торучының 427 се генә авылда исәпләнә. Калганнары чит шәһәрләрдә тора,кайсыберләренең фатирлары да бар хәтта.

Пропискада торучыларның 14 студент, 17 авыруы буенча пенсия ала, 295 е пенсия яшендә, 237 се хезмәткә яраклы, 34 эшсез булып исәпләнә. Хезмәткә яраклы кешеләрнең 35 е авылда эшли, 18 е район җирлегендә хезмәт куя, калганнары чит шәһәрләрдә бил бөгә.Бикбау башлангыч мәктәбендә 2 бала белем ала, 6 бала Аю мәктәбенә укырга йөри. 2013 елда авыл җирлегендә 1 бала туган, 20 кеше дөнья белән саубуллашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев