Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Боксчылар чемпион

Яр Чаллы шәһәрендә республика күләмендә үткәрелгән бокс турнирыннан безнең район боксчылары 5 алтын һәм 4 көмеш медаль алып кайттылар.

Финал көрәшкә Айрат Хаматов исемендәге мәктәптә шөгыльнүче 9 егет чыкты. Безнең район данын як­лаган 16 боксчыдан Наил Кирилов, Эмил Кирилов, Владислав Иванов, Илназ Зәйнетдинов (1нче мәктәп) һәм Илдар Мингалеев (авыл хуҗалыгы техникумы) чемпион исеменә лаек булдылар; Дамир Мингалеев (2нче мәктәп), Артем Лебедев (3нче мәктәп), Булат Кәримов һәм Павел Горячев (авыл хуҗалыгы техни­кумы) көмеш медальләр алып кайттылар. Тренер Н.Хәмидуллин сүзләре буенча боксчыларны алда тагын җитди ярышлар көтә. Апрель аенда Алабуга шәһәрендә республика күләмендә 1998-1999 елда ту­ган ир балалар арасында үткәреләчәк беренчелектә безнең районнан 4 егет катнашачак. Ә җәй көннәрен­дә күнектерүче сборлар үткәрелүе көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X