Минзәлә
  • Рус Тат
  • Бәя күтәреп куркыта алмассыз

    2014 елның икенче яртыеллыгына "Минзәлә"-"Мензеля" газетасына язылу бара. Район газетасын минзәләлеләр укыймы һәм бәя күтәрелү аларны куркытмады микән - шуларны белергә теләп, без райондашларга мөрәҗәгать иттек. Александра Понамарева: Миңа 80 яшь. Үземне белә башлаганнан бирле газетаны укыйм һәм алдырам. Язулу хакы күтәрелсә дә, районканы алачакмын. "Минзәлә"гә акча җәлләмәячәкмен. Ирина: Мин...

    2014 елның икенче яртыеллыгына "Минзәлә"-"Мензеля" газетасына язылу бара. Район газетасын минзәләлеләр укыймы һәм бәя күтәрелү аларны куркытмады микән - шуларны белергә теләп, без райондашларга мөрәҗәгать иттек.

    Александра Понамарева:

    • Миңа 80 яшь. Үземне белә башлаганнан бирле газетаны укыйм һәм алдырам. Язулу хакы күтәрелсә дә, районканы алачакмын. "Минзәлә"гә акча җәлләмәячәкмен.

    Ирина:

    • Мин газетаны укымыйм, күзләрем дә күрми һәм укырлык әйбер дә юк анда.

    Ләйлә Юнусова:

    • Газетаны рәхәтләнеп укыйм. Бәя күтәрелү подпискада зур роль уйнар дип уйламыйм, әгәр дә кеше газетаны даими алдырган икән, ул бернигә дә карамыйча аңа барыбер язылачак. Без районда нәрсә булганын, яңалыкларны белеп барырга тиеш бит. Хак күтәреп кенә куркыта алмассыз. Районканы яратабыз һәм аңа язылачакбыз.

    Фиразия Сафиуллина:

    • Бәя күтәрелү - подпискага йогынты ясар дип уйлыйм. Кемгә ничек инде. Әгәр дә кеше үз районын, аның кешеләрен ярата икән, ул бәягә карап тормыйча язылачак. Мин Актанышта тудым, 80 еллар башында Минзәләгә килдем һәм шуннан бирле газетаны алдырам. "Минзәлә"дә барысы да ошый, ул бит район тормышы.

    Ирина Спиридонова:

    • Район газетасын күптәннән алдырам, җентекләп укыйм. Яздырып алу хакы күтәрелсә дә, барыбер алдырачакмын.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: