Реклама
3-4 март көннәрендә Казанның "Батыр" спорт комплексында яшүсмерләр арасында гер спорты буенча ТРның шәхси-команда чемпионаты узды.
Ярышларда Казан, Чистай, Ютазы, Кукмара, Арча, Минзәлә командалары катнашты. Атлетлар озын цикл буенча ике потлы гер күтәрделәр.
Беренчелек нәтиҗәләре буенча безнекеләрдән Илнур Муллагалиев (63 кг га кадәр - авыл хуҗалыгы техникумы), Ренас Шәрипов (73 кг га кадәр - ИГМА), Сергей Шаронов (95 кг га кадәр - авыл хуҗалыгы техникумы) республика чемпионы исемен алдылар. Команда беренчелегендә (тренерлары Олег Петров) үсмерләребез Ютазы командасына җиңелеп, IIурынга чыкты.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз