Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе гражданнарны кабул итә
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм районы бүлегендә граҗданнарны күчмә кабул итү көне үткәрә.
(Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ")
2021 елның 27 нче августында Татарстан Республикасы үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе начальнигы урынбасары Мөнир Халиков Минзәлә шәһәре, Ленин урамы -80 йорт адресы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм районы бүлегендә граҗданнарны кабул итәчәк.
Белешмәләр өчен телефоннар: 8(843) 221-77-85 һәм 8-927-404-89-21. Ринат Гыйльманов(Гостехнадзорның райондагы бүлек начальнигы):
- Граҗданнарга техниканы дәүләт теркәвенә алу, милек хокукының күчүе, техник тикшерүне узу, үзйөрешле машиналарны исәпкә алу, техника чараларын исәпкә алудан төшерү, тракторчы таныклыгын алыштыру һәм башка сораулар белән мөрәҗәгать итәргә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев