Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Экскурсия ошады

Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаганнар эше буенча поли­ция хезмәткәрләре белән берлектә үзенчәлекле экскурсия уздырдылар.

Тирга экскурсия социаль патронажда торучы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен оешты­рылды. Бүлек хезмәткәре балаларга полиция, ве­домстводан тыш сак хезмәткәрләренең һәм опера­тив хезмәткәрләренең нинди корал йөртүен бәян итте, балаларны Макаров пистолеты (ПМ) һәм Ка­лашников автоматы белән таныштырды. Балалар коралларның авырлыгын үз кулларында тойдылар, Калашников автоматын сүтеп, җыеп карадылар.

Күпләрнең тирда беренче тапкыр булуы ачыклан­ды. Экскурсияне оештыручылар пневматик винтов­ка да әзерләгәннәр иде. Кыска инструктаждан соң балалар ату серләренә төшенеп, ярыша башлады­лар. Катнашучы ун бала арасында иң оста атучы 13 яшьлек Эдгар Зорин булып чыкты.

Соңыннан үсмерләрне полиция кабинетлары буй­лап йөрттеләр, дежур часть эшчәнлеге, шәһәрне видеокүзәтү системасы белән таныштырдылар. Балалар экскурсиядән канәгать калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев