Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Эшчәнлек алгоритмы

"РИТЭК" социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында катнашу "Умырзая" балалар һәм үсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә Монтессори кабинеты өчен җиһазлар сатып алу мөмкинлеге бирде. Бу кабинетта балалар үз-үзләренә хезмәт күрсәтергә өйрәнә: өс һәм аяк киемнәрен чистарта, кер юарга, үтүкләргә, кнопка, молния һәм сәдәфләрне эләктерергә өйрәнә, әйләнә-тирә мохитны күзәтә, сенсор үзләштерүне үстерә. Бу...

"РИТЭК" социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында катнашу "Умырзая" балалар һәм үсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә Монтессори кабинеты өчен җиһазлар сатып алу мөмкинлеге бирде.

Бу кабинетта балалар үз-үзләренә хезмәт күрсәтергә өйрәнә: өс һәм аяк киемнәрен чистарта, кер юарга, үтүкләргә, кнопка, молния һәм сәдәфләрне эләктерергә өйрәнә, әйләнә-тирә мохитны күзәтә, сенсор үзләштерүне үстерә. Бу күнекмәләр үгетләү һәм аңлату аша түгел, ә махсус оештырылган дидактик мохитта даими күнегүләр нәтиҗәсендә булдырыла.

Безнең фикеребезчә, бу кабинет шунысы белән дә аеруча мөһим: безнең балаларның игътибар, хәтер, фикер йөртү, танып белү сәләтләре үзенчәлекле, аларны махсус шартларда үстерергә һәм төзәтергә кирәк.

Кабинетта дәресләр үсештә үзенчәлекләре булган һәм сәламәт балалар өчен дә уздырыла. Хәтта хәрәкәт итү чикләнгән балалар өчен дә шөгыль табыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев