Минзәлә
  • Рус Тат
  • Хезмәтләре билгеләп үтелде

    ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Боерыгы белән Югары Тәкермән авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Алия Шәрипова "Татарстан Республикасында җирле үзидарә үсешенә керткән хезмәтләре өчен" медале белән бүләкләнде. "Николаевское" ҖЧҖ савымчысы Татьяна Красильниковага, Тауасты Байлар авыл җирлеге башкарма комитеты сәкратибе Резеда Гариповага Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты тапшырылды. ТР Авыл хуҗалыгы һәм...

    ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Боерыгы белән Югары Тәкермән авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Алия Шәрипова "Татарстан Республикасында җирле үзидарә үсешенә керткән хезмәтләре өчен" медале белән бүләкләнде.

    "Николаевское" ҖЧҖ савымчысы Татьяна Красильниковага, Тауасты Байлар авыл җирлеге башкарма комитеты сәкратибе Резеда Гариповага Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты тапшырылды.

    ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Боерыгы белән авыл хуҗалыгы җитештерү өлкәсендәге югары күрсәткечләре өчен "Чулман" агрофирмасының баш ветеринария табибы Рәсүл Әхмәтов, "Вамин-Минзәлә" агрофирмасының "Минзәлә" бүлекчәсе бозау караучысы Наталья Тиктонова, "Заиковский" ҖЧҖнең кабат җитештерү буенча технологы Рәйхан Нәҗипов министрлыкның Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

    "Мәгариф бүлеге" мәгълүмати-методик тәэмин ителеш бүлегенең милли мәгариф буенча методисты Нәсимә Шаһиева, Югары Тәкермән "Шатлык" балалар бакчасы тәрбиячесе Сания Хөснетдинова, Кадрәк төп белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Энҗе Нәбиуллина Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: