Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Иң мөһиме – уйнау

Район футболчыларына тренировкалар өчен өлешчә шартлар тудырылса да, футбол хуҗалыгындагы камиллеккә бик ерак әле. Кайбер илләрнең командалары һәвәскәр генә булса да, дөнья чемпионатының сайлап алу турнирларында катнашалар. Шушы күзлектән чыгып караганда, безнекеләргә уйнарга да уйнарга әле. Кайбер район җитәкчеләренең акча түләп үз командаларына "варяг"лар чакыруы гомуми тигезлекне бетерә, билгеле. Әмма...

Район футболчыларына тренировкалар өчен өлешчә шартлар тудырылса да, футбол хуҗалыгындагы камиллеккә бик ерак әле.

Кайбер илләрнең командалары һәвәскәр генә булса да, дөнья чемпионатының сайлап алу турнирларында катнашалар. Шушы күзлектән чыгып караганда, безнекеләргә уйнарга да уйнарга әле. Кайбер район җитәкчеләренең акча түләп үз командаларына "варяг"лар чакыруы гомуми тигезлекне бетерә, билгеле. Әмма футбол буенча Татарстан беренчелегенең I лига "А" Дивизионында уңышлы чыгыш ясау өчен беренчедән, теләк кирәк. Икенчедән, теләк булгач, алда торган бурычка (район данын яклап республика дәрәҗәсендә чыгыш ясау) бик җаваплы карау сорала. Стимулның бу очракта фәкать мөмкинлектән чыгып кына булуын һәркем аңларга тиеш.

Газета битләрендә "ДЮСШ-Олимп" ("Сокол") командасы өчен чыгыш ясаучыларны атап китүне әнә шул стимулларның берсе дип кабул итсеннәр иде. Гәрчә миңа, "Сокол" түгел, элеккеге кебек "Минзәлә" сүзе якынрак. Быел команда өчен гомумән алганда 22 райондаш чыгыш ясады. Мәсәлән, Александр Буранов чемпионат барышында армиягә китсә, Дамир Маннанов армиядән кайтканнан соң уйнавын дәвам итте. Владимир Баранов исә капкачы булып торганда сәламәтлеге өчен куркыныч травма алды. Хәзер, операция кирәк, диләр. Район спорт комитетының үзенең хезмәткәренә матди ярдәм күрсәтүе турында хәбәр дә ишетелмәде.

Владимир Абдеев та, сәламәтлеге ныклы булмаса да, команда өчен тырышып йөрде. Шулай ук травма алды.

14 уенның барысында да фәкать Денис Кожевников (студент), Артур Гобәйдуллин (мәктәп укучысы) һәм капитан-тренер Рөстәм Саранов кына катнашты. Әмма Минзәләнең футбол командасы өчен буш вакытларын һәм сәламәтлекләрен кызганмыйча аерым уеннарда чыгыш ясаган укучылар Дамир Муллагалиев, студентлар Рамил Хаматханов, Владислав Архипов, Евгений Ларин, төрле предприятиеләрдә эшләүчеләр Артур Асанов, Денис Ахмадиев, Денис Фролов, Олег Волощенко, Тимур Фәхретдинов, Альберт Әхмәтгәрәев, Алмаз Габдрахманов, Ринас Харисов, Роман Фархутдинов, Виталий Губернаторов рәхмәт сүзләренә һәм хөрмәткә лаек.

Тупларны Евгений Ларин, Рамил Хаматханов, Тимур Фәхретдинов, Рөстәм Саранов керттеләр.

Егетләр турнир таблицасының төбендә булуга бераз кыенсынсалар да, футбол уйнаудан баш тартырга җыенмыйлар. Тиздән Базарлы Матакта үтәчәк мини-футбол буенча турнирда катнашырга әзерләнәләр һәм анда бару өчен матди ярдәм эзләп йөриләр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев