Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Каникуллар кемгә җиңү китерде

2003 елда туган, аннан кечерәк малайлар һәм кызлар арасында шахмат буенча шәхси беренчелек узды. Ярышларда 1 нче, 2 нче, 3 нче урта мәктәп укучылары катнашты. Малайлар арасында Михаил Токарев, кызлар арасында - Анастасия Павлова җиңде.

* 2002 елда туган, аннан өлкәнрәк кызлар һәм малайлар арасында шулай ук шахмат буенча шәхси беренчелек узды. Шәһәр һәм район мәктәпләреннән 18 кеше катнашты. Малайлар һәм егетләр арасында 1 нче урынга Михаил Токарев лаек булды, ә кыз бала һәм кызлар арасында Ангелина Бубековага җиңү бәхете татыды.
* Шәһәр һәм район мәктәпләре арасында "Күңелле стартлар" үткәрелде. 1 нче һәм 2 нче урынны 2 нче урта мәктәп командалары яулады, ә 3 нче урынга 1 нче урта мәктәп командасы лаек булды.
* "Юбилейный" спорт комплексында йөзү буенча Кыш Бабай бүләкләренә ачык шәхси беренчелек үтте. Минзәлә һәм Сарман районнарыннан 60 йөзүче катнашты. Эстафетада 1 нче һәм 2 нче урынны Минзәлә командалары бүлеште, ә Сарман командасы 3 нче урынга лаек булды.
* Кызлар арасында футбол буенча турнир үтте. Барлыгы 15 кеше катнашты. 1 нче урында - 1 нче урта мәктәп, 2 нче һәм 3 нче урында - гимназия командалары.
* Чаңгыда шуу сезонын ачуда 1 нче, 2 нче, 3 нче урта мәктәпләрдән 37 кеше катнашты. 1998-1999 елда туган кызлар арасында - Олеся Михайлова (3 нче мәктәп), ә егетләр арасында - Артур Малышев (2 нче мәктәп) җиңде. 2000-2001 елда туган кызлар арасында - Юлия Белова (2 нче мәктәп), егетләр арасында - Илья Чернов (2 нче мәктәп) 1 нче урынга чыктылар.
* Үзенә 150 кеше җәлеп иткән мавыктыргыч спорт уеннары да бик уңышлы үтте. Карда футбол, "Аҗаган", "Кар тавы патшасы", "Күңелле стартлар" кебек уеннар үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев