Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Кайберәүләр ашыкмый әле

Язгы кыр эшләре башланганчы төрле маркадагы 209 данә трактор, 138 данә СЗП-3,6 чәчкече, 13 чәчү комплексы, 114 данә культиватор һәм 3 меңгә якын тырма ремонтланып, әзерлек сызыгына бастырып куелырга тиеш. Тырмалар тулысынча ремонтланып бетте.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә районы буенча дәүләт техник күзәтү бүлеге начальнигы Ринат Гыйльманов әйтүенә караганда, бүгенге көнгә "Заиковский" ҖЧҖ хуҗалыгы тракторларны, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлап, көйләп куйганнар инде.

"Мензелинские зори" агрофирмасы хуҗалыкларында бу эш уртача, ә "ВАМИН" ААҖгә караган хуҗалыкларда бу эш акрын бара. Гомумән алганда тракторларның 80 проценты көйләп, файдаланырлык хәлгә китерелгән.

Техник күзәтү март урталарында башланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев