Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Казанга, төзелешкә!

2018 елгы дөнья чемпионаты уңаеннан башкалабыз Казанда төзелүче яңа футбол стадионын киләсе җәйдә беренче сынау көтә: 2013 елгы Универсиаданы ачу һәм ябу тантанасы биредә узачак.

45 мең тамашачыга исәпләнгән, 32 гектардан артыграк мәйдан биләүче футбол стадионы төзелешендә Минзәлә районыннан бүгенге көндә 9 кеше эшли. Әлеге эшчеләрнең бишесе - ташчы, дүртесе бизәү эшләрен башкаручылар. Ташчылар шәхси эшмәкәр М.Мавлютовтан, аларның стадиондагы төзелештә эшли башлауларына 10 көннән артык, "Гарант Плюс" ҖЧҖ (Н.Секунов) бизәүчеләре төзелешкә 1 ай элек киткәннәр иде. Әлеге эшчеләр биредә хезмәт килешүе буенча эшлиләр, аларга хезмәт хакын генподрядчы түли, заказчы бер тәүлеккә 260 сум исәбеннән эшчеләрнең туклануы һәм яшәү урыны өчен чыгымнарны компенсацияли.

Шушы көннәрдә "АЛМСтрой" ҖЧҖ фирмасыннан тагын 10-15 кешене җибәрергә әзерлек бара, алар стадионда брусчатка җәюдә эшләячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев